Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында Җиңү көненә багышланган кичке чаралар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бөек Җиңү көненә багышланган чараларның кичке өлеше район үзәгендәге Мәктәп күле янында дәвам итте. Биредә район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен кызыклы һәм төрле чаралар әзерләнгән иде. Театр-шигърият мәйданчыгында поселок мәктәпләре укучылары һәм шигырь укучылар матур әдәбияттан ватанга, каһарманнарыбызга мәхәббәт һәм дошманга карата усаллык белән сугарылган өзекләр укыды. Үзешчән артистлар...

Бөек Җиңү көненә багышланган чараларның кичке өлеше район үзәгендәге Мәктәп күле янында дәвам итте. Биредә район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен кызыклы һәм төрле чаралар әзерләнгән иде.

Театр-шигърият мәйданчыгында поселок мәктәпләре укучылары һәм шигырь укучылар матур әдәбияттан ватанга, каһарманнарыбызга мәхәббәт һәм дошманга карата усаллык белән сугарылган өзекләр укыды. Үзешчән артистлар чыгышы бәйрәм кәефен һәм бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.

Самолет моделенең югары пилотаж элементлары белән авиацион тамаша күл янына җыелучылар өчен көтелмәгән бүләк булды.

Балалар өчен мавыктыргыч һәм иҗат конкурслары чарасы оештырылган иде. Балалар кәгазьдән оригиналь дизайнлы коймәләр ясап, аны күлгә төшерде. Ә сәхнәләштерелгән хәрби-кухняда тушенка белән пешерлгән тәмте солдат боткасы һәм кайнар чәй теләге булган һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Куйбышев Затон- Кама Тамагы арасындагы велойөгерү финишы бәйрәмнең югары ноктасы булды.А нда районның 40 укучысы катнашты.

Беренче булып Рудник мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рифат Муллагалиев килде, икенче -Кама Тамагы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рузил Зәйнуллин, өченче булып кадет мәктәбе укучысы Даниил Минеев килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев