10 май 2015 яңалыклары
-
Яңасалада Бөек Җиңүгә карата митинг оештырылды
9 майда Яңасала авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Аңа тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Ветераннар өчен концерт номерлары һәм чәй табыны әзерләнгән иде. Бәйрәмне оештыруда "Кама Тамагы" АХП, ХПП директоры Ринат Саттаров ярдәм итте.
-
Җиңү көне бәйрәм ахырында салют бирделәр
9 майда 22.00 сәгатьтә Кама Тамагында салют җайланмаларыннан бәйрәм салюты бирелде. Тамаша вәгъдә итлегәнчә, зур булды - Идел елгасы ярында үткәрелде. Биредә көтелмәгәнчә халык күп җыелган иде.
-
Кама Тамагында Җиңү көненә багышланган кичке чаралар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бөек Җиңү көненә багышланган чараларның кичке өлеше район үзәгендәге Мәктәп күле янында дәвам итте. Биредә район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен кызыклы һәм төрле чаралар әзерләнгән иде. Театр-шигърият мәйданчыгында поселок мәктәпләре укучылары һәм шигырь укучылар матур әдәбияттан ватанга, каһарманнарыбызга мәхәббәт һәм дошманга карата усаллык белән сугарылган өзекләр укыды. Үзешчән артистлар...