Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге айны озатып

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы - Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләргә изге Коръән иңә башлады. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан...

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды.

Рамазан ае Аллаһы Китабы - Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләргә изге Коръән иңә башлады. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәккә арта. Ошбу изге айның башы - ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы - гөнаһлардан арыну, ә ахыры - уттан котылу. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә әйтә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулап куела». Җәннәт ишекләре шуның өчен ачыла - без ошбу изге айда гамәл-гыйбадәтләр күбрәк кылабыз, изге эшләребезне арттырабыз. Тәмугъ ишекләре шуның өчен ябыла, чөнки Рамазанда гөнаһлы эшләр азрак эшләнә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Рамазанда минем өммәтемә моннан алдагы өммәтләргә бирелмәгән биш нәрсә бирелде: ураза тотучының тыныннан килүче ис Аллаһы Тәгаләгә мускус исеннән дә татлырак булыр; фәрештәләр уразадагы кешегә ул авыз ачканчы гөнаһларын кичерүне сорап дога кылырлар; һәркөнне Аллаһы Тәгалә Үз җәннәтен бизәр һәм әйтер: «Минем турылыклы колларыма бирегә килергә күп калмады. Алар дөнья мәшәкатьләрен һәм борчуларын калдырып бирегә омтылырлар»; буйсынмаган шәйтаннар богаулап куелыр һәм алар элек эшләгәннәрен эшли алмаслар; һәм ураза то¬тучылар соңгы кичтә ярлыканыр». Кешеләр сорадылар: «Әй, Аллаһының илчесе, бу Кадер кичендәме?» Ул җавап бирде: «Юк, тырышучы үз эшен тәмамлаганнан соң бүләген ала». Шуның өчен дә без, мөселманнар, изге Рамазан аен эчке бер дулкынлану, зур сөенеч белән каршы алабыз. Уразада Аллаһы Тәгалә иманнарыбызны, Үзенә карата булган их-ласыбызны сыный. Аллаһы Тәгалә кудси хәдисендә болай ди: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә әҗерне аңа Үзем бирәм». Уразалы кеше көне буена нәфесе белән кө¬рәшә. Әмма ул уразасын бозмый. Чөнки ул белә: Аллаһы Тәгалә аны һәрдаим күзәтеп тора. Ураза ул - Аллаһ Тәгалә һәм Аның колы арасында булган сер. Ураза тотучы бу гамәлен фәкать Аллаһы ризалыгы өчен үти. Кеше шул рәвешчә нәфес-теләкләрен тыярга өйрәнә, үз нәфсе колы булудан котыла. Ураза вакытында кеше үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән генә түгел, ә начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән дә тыеп тора. Ураза безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Ураза тоткан кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның тәкәбберлеге ки¬ми. Сусау, ачлык авырлыгын тату фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, аларга карата күңелдә шәфкать, кызгану хисе арта. Без Рамазан аенда миһербанлылыкка юнәлдерелгән күп хәйрия акцияләренең шаһите булабыз. Изге айны хөрмәтләп 11 июль көнне Олы Бортас авыл жирлегенә кергән Балчыклы авылында да ифтар мәҗлесе үткәрелде, авылыбызның имам-хатибы Рәшит Галиев дин һәм әхлак, рамазан фазыйләтләре турында вәгазь, үгет-нәсыйхәтләр сөйләде. Бу бәйрәмне үткәрүче һәм Балчыклы авылы мәчетен төзегәндә үзенең зур өлешен керткән, авылыбызга бер бәйләнеше булмаган кардәшебезгә Шайхетдинов Хәлим Хәмит улына, шулай ук, бәйрәмне оештырып йөрүче, ару-талу белмәс туксанынчы дистәне тутыручы Рәшит ага Исламовка да барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне житкерәбез. Авылыбызның килгән бар халкы, авылыбыз яшьләре һәм Кәлимуллин Хәлим, аның иптәше тарафыннан пешерелгән тәмле пылау, пешерелгән ризыклар белән сыйланды. Халыкның матди хәле авырайган бу чорда мондый чаралар күбрәк булса иде. Динебез гомумән социаль гаделлек урнаштыруга корылган. Гает бәйрәмнәре нигезенә дә мохтаҗларга ярдәм итү, туганлык, дуслык хисләрен арттыру салынган. Ураза тотучы кеше Аллаһы биргән нигъмәтләрнең кадерен белә башлый. Ураза ул үзенә күрә бер үлчәү. Аның белән кешенең сабырлыгы, тәкъвалыгы үлчәнә. Кешелеклелек, ярдәмчеллек кебек унай сыйфатлар тәрбияли торган бу бәйрәмне олылыйк!!!

Балчыклы авылы Җирле иҗтимагый узидарә советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев