Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшы теләк белән килсеннәр

Узган чәршәмбедә Кама Тамагы штпда яңа төзелешләрнең берсе нотариус бинасы ачылды. Әлегә кадәр кешеләр тормышта төрле очракны рәсми хәл итү өчен нотариус янына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының бер бүлмәсенә киләләр иде. Кешеләр кысан коридорда чират тора, кабул итү кечкенә бүлмәдә алып барыла. Бу нотариус эше өчен дә,...

Узган чәршәмбедә Кама Тамагы штпда яңа төзелешләрнең берсе нотариус бинасы ачылды.
Әлегә кадәр кешеләр тормышта төрле очракны рәсми хәл итү өчен нотариус янына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының бер бүлмәсенә киләләр иде. Кешеләр кысан коридорда чират тора, кабул итү кечкенә бүлмәдә алып барыла. Бу нотариус эше өчен дә, йомышы төшеп килүчеләргә дә уңайсыз иде. Нәкъ бер ел элек яшь белгеч Тәскирә Әхмәтҗанова яңа бина төзү хыялы белән йөри һәм ул тормышка аша да. Үз көчләре белән парк һәм милек-җир мөнәсәбәтләре палатасы арасында мәһабәт бина калкып чыкты. Аның тантаналы төстә ачылуына район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, Кама Тамагы штп МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев һәм башка оешма учреждение җитәкчеләре, вәкилләре килгән иде, алар матур теләкләрен җиткерде. Йоланы тиешенчә үтәп алтасма киселде һәм кунаклар җылы, якты бүлмәләргә уздылар. Биредә 2 кеше эш башкарачак һәм нотариус кабул итәчәк. Берүк яхшы хәбәрләр белән генә килә күрсен бирегә район халкы.
Рәсемдә: тантанадан соң нотариуска чират тезелде һәм ул беренче кешене кабул итте.
Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев