Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтләр сыйфатын арттыру– өстенлекле юнәлеш

Бүгенге көндә район электр элемтәсе узелының халыкка күрсәтүче хезмәтләр спектры киң һәм төрле. Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен предприятиенең нинди чаралар комплексы эшләве һәм башкаруы турында РУЭС җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин белән сөйләштек. - Элемтә сыйфатын яхшырту - безнең предприятие алдында торган төп бурычларның берсе. Элемтә сыйфатын яхшырту өчен кечкенә торак...

Бүгенге көндә район электр элемтәсе узелының халыкка күрсәтүче хезмәтләр спектры киң һәм төрле.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен предприятиенең нинди чаралар комплексы эшләве һәм башкаруы турында РУЭС җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин белән сөйләштек.

- Элемтә сыйфатын яхшырту - безнең предприятие алдында торган төп бурычларның берсе. Элемтә сыйфатын яхшырту өчен кечкенә торак пунктларда да җепселле-оптик элемтә линиясе салыначак. Кәрәзле элемтә үсешенә без зур өметләр баглыйбыз.

- Миңнур Нуруллович, агымдагы елда РУЭС нинди эшләр башкарды?

- Агымдагы елда предприятие 3 км озынлыкта Мордва Каратае авылына кадәр җепселле-оптик элемтә линиясе сузды. Бу проект инвестиция планына өстәмә кертелгән иде. Шулай ук җепселле-оптик элемтә кабеле 3,6 км озынлыкта Тәмтедәге база станциясенә кадәр сузылды.

Безнең районда барысы 10 база станциясе бар.Биләп алу зонасы районда 60 проценттан артык тәшкил итә.Бу юнәлештә дә эш алып барырга кирәк. Агымдагы елда планга өстәмә рәвештә ике база станциясе төзелеше кертелде: Чаллыда гамәлдәге вышкага яңа җиһазлар куелачак, Красновидово янында яңа станция төзеләчәк.

- Кайсы урыннар әлеге зонага керәчәк?

- Эшләр тәмамланганнан соң Рус Бортасы, Красновидово, Шәпкә, Олы Яңасала, Олы һәм Кече Салтык, Даныш һәм Апас юнәлешен кертергә планлаштырабыз.

- Районда 26 АТС бар, аларның кайсылары җепселле-оптик элемтә линиясенә күчерелгән?

- Бүгенге көндә 24 АТС җепселле-оптик элемтә линиясендә эшли, бакыр кабельдә ике АТС - Көрәле һәм Шәпкә кала. Бу торак пунктларга кадәр 9,4 км озынлыктагы җепселле-оптик элемтә кабелен 2016 елда сузарга планлаштырабыз.

- Күпфатирлы торак йортларда искергән элемтә линиясен капиталь ремонтлау күләме күпме?

- Комаров урамындагы күпфатирлы биш йортта элемтә линиясе капиталь ремонтланды.

Хәзер Келәнчедә капиталь ремонт башлыйбыз. Җир өстендәге линияне сыйфатлы кабель файдаланып тулысынча җир астыннан үткәрергә уйлыйбыз. Шулай ук Кама Тамагында ике бүлү шкафы яңага алыштырылачак. Куйбышев Затондагы Беренче Май урамында элемтә линиясе төзелеше дәвам итәчәк.

- Районда яшәүчеләр сез күрсәтүче хезмәтләр: телефон,интернет, интерактив кабелле телевидение һәм кәрәзле элемтә хезмәте сыйфаты һәм мөмкинлекләрен бәяли алды. РУЭС абонет базасы күпмегә артты?

- Интернеттан файдаланучылар 84 абонентка (3061 абонент), интерактив кабелле телевидениедән файдаланучылар 110 абонентка (1545 абонент) артты. Кызганычка каршы, телефон хезмәтеннән файдаланучылар саны кимеде.

- Район электр элемтәсе узелы күрстелүче хезмәтләр сыйфатын яхшырту буенча алып барылган планлы эшләр соңгы елларда яхшы нәтиҗә бирә. Эшләр шул ук күләмдә һәм форматта дәвам итәчәкме?

- Хәзерге заман яңа формалар һәм эш методлары таләп итә. Безнең абонентлар өчен иң мөһиме - хезмәтләрнең яхшы сыйфаты һәм тариф планнарын сайлап алу мөмкинлеге. Ышандырып шуны әйтәм, Кама Тамагы РУЭС коллективы хезмәтләр сыйфатын яхшырту өчен бар көчен куеп эшләячәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев