Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле балачак

Келәнче мәдәният йорты һәрвакыт авыл халкын мәдәни тормышка җәлеп итеп татар халкы гореф-гадәтләрен, традицияләр саклау юнәлешендә даими эш алып бара. Әлбәттә, монда озак еллар бу мәдәни учакның утын сүндермичә, аны кайгыртып торган тынгысыз ханым- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Нәҗмиеваның да өлеше зур. Ул яшь буын белән эшләүгә дә игътибар...

Келәнче мәдәният йорты һәрвакыт авыл халкын мәдәни тормышка җәлеп итеп татар халкы гореф-гадәтләрен, традицияләр саклау юнәлешендә даими эш алып бара.

Әлбәттә, монда озак еллар бу мәдәни учакның утын сүндермичә, аны кайгыртып торган тынгысыз ханым- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсем Нәҗмиеваның да өлеше зур. Ул яшь буын белән эшләүгә дә игътибар бирә. Бер Келәнче авылына барып чыккач, рәхмәтле ата-аналар аның турында күп җылы сүзләр әйттеләр. Гөлсем ханым авылның 10 баласын җыеп "Бәхетле балачак" түгәрәге оештырган. Ул аларга төрле халык биюләре өйрәтә икән. Җәй көне шушы төркем белән башкалабыз Казанга экскурсиягә барганнар. Бауман урамын, Кремльне, Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен карап, күп кызыклы мәгълүмат туплап, онытылмас тәэсирләр алып туган авылларына кайтканнар. Сәяхәтне оештырырга ярдәм иткәннәре өчен ата-аналар район мәдәният бүлегенә дә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев