Авыл эшчәннәре әлеге Сабан туена лаек иде
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә күптән мондый бәйрәмчә Сабан туе булганы юк иде. Быел урыны да уңайлы сайланган. Табигать авыл эшчәннәре бәйрәме өчен махсус мәйдан булырган диярсең. Әмма авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшчәннәренә дә бәйрәм мәйданын тәртипкә китерү өчен шактый тырышырга туры килгән. Мәйданда ял һәм сәүдә өчен дә, ат чабышлары өчен дә...
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә күптән мондый бәйрәмчә Сабан туе булганы юк иде. Быел урыны да уңайлы сайланган. Табигать авыл эшчәннәре бәйрәме өчен махсус мәйдан булырган диярсең. Әмма авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшчәннәренә дә бәйрәм мәйданын тәртипкә китерү өчен шактый тырышырга туры килгән. Мәйданда ял һәм сәүдә өчен дә, ат чабышлары өчен дә урыннар чын бәйрәм кәефе булдыру өчен әзерләнгән иде. Әлеге бәйрәм алдыннан район басуларында тырыш хезмәт куелды.
Сабан культуралары чәчү планы 100%ка үтәлгән. Азык чәчү планы да Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләренә җавап бирә. Быел АХП уңайлы һава шартлары булса, гектарыннан 19,1 центнер уңыш алып, кимендә 43 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алырга уйлый. 2015 елда үсемлекчелек продукциясе сатудан кергән акча якынча исәпләүләр буенча 300 миллион сумга җитәргә тиеш. Боларның барысы да авыл эшчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә. Һәм алар бу бәйрәмгә үзләренең фидакарь хезмәте һәм киләчәккә өмете белән иреште. Авыл эшчәннәрен бәйрәм белән шактый танылган кунаклар килгән иде. Игенчеләрне беренчеләрдән булып "Кама Тамагы" АХП генераль директоры Рамил КАюмов котлады. Ул барысына да эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм бәйрәмне ачык дип игълан итте.
Быел Сабан туе флагын күтәрү хокукы чәчү батыры Илфат Миңнуллин, Рамис Фәйзуллин һәм иң яхшы сыер савучы Татьяна Оленичевага бирелде. Авыл эшчәннәрен бәйрәм белән МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов та котлады. МР Советы депутатлары исеменнән ул авыл хуҗалыгы предприятиесенең 15 хезмәткәренә Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында бүлекчә җитәкчеләре дә, механизаторлар да, сыер савучылар да бар иде. Агросәнәгать комплексы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев бәйрәмдә "АК Барс" холдинг җитәкчелеге белән таныштырды. Ул быел район хезмәтчәннәренең үз бурычларын намус белән башкарып чыгуларын билгеләп үтте. Камил Хәкимҗан улы холдинг генераль директоры Иван Егоров исеменнән котлау укыды һәм иң тугры авыл эшчәннәренә, иң яхшы җитәкчеләргә, иң фидакарь хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Мәйданда уеннар һәм аттракционнар башланды. Анеда катнашырга теләүчеләрнең исәбе юк иде. Өлкәннәр дә, балалар да тизлектә һәм җитезлектә бик теләп катнашты. Көндезгә сәгатьдә ат чабышы башланды. Чабыш атлары өчен трасс яхшы әзерләнгән иде,барысы да күренеп торды. Сәгать икедә бәйрәмдә катнашучылар мәйданга кире кайтты. Бар игътибар милли көрәшкә юнәлдерелгән иде. Кешеләр белән сөйләшкәндә аларныд канәгать калулары ачыкланды. Бәйрәм алдыннан АХП мартка кадәр хезмәт хакы түләгән. Һәм менә шундый күңелле бәйрәм. Бу көнне сәхнәгә бүләк алырга гына да 109 кеше чыкты. Башкаладан килгән артистлар бйәрәмне тагын да бизәп җибәрде. Төрле төстәге флаглар, чатырлар һәм сәүдә палаткалары мәйданны бизәп торды.Барысы да авыл эшчәннәре бераз гына булса да эштән ял итеп торсын өчен эшләнгән иде. Алда аларны азык әзерләү чоры көтә. Аллдагы көнне яңгыр явып киткән иде. Озак көткән яңгыр чәчүләргә бик кирәк. Ә иртән болыт әсәре дә калмаган иде. Басу эшчәннәрендә бәйрәм. Бу көнне табигать тә авыл эшчәннәрен сөендереп кяошыл көн бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев