7 июнь 2015 яңалыклары
-
Сабантуй бизәкләре ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Сабантуе мәйданда тәмамланмады
Бәйрәм киче дә бик бай һәм кызыклы булды. Диджей Дождик үз җырларын башкарып. тамашачылар күңелен ачты, мәйдан да аңа кушылып җырлады. Фойеда покорн һәм шатлы мамык сатылды. Барысы да файр-шоу (утлы тамаша) көтте. Биредә андый тамашаның әле булганы юк иде. Балалар да, өлкәннәр дә факеллы һәм зур бенгаль утлары белән...
-
Машина ачкычын ТР МЧС мини стры урынбасары тапшырды
Район Сабан туенда Олы Бортас авыл җирлеге башлагы Радик Сәгъдиев янгын сүндерү машинасы ачкычы алды. Хәзер ДПО өчен җиһазландырылган бина буш түгел. Биредә хәзер янгын сүндерү машинасы урын алачак.
-
Муниципаль праймеризларны яхшы оештыручыларга бүләкләр тапшырылды
-Республикада шатлыклы вакыйга - без муниципаль праймеризларны төгәлләдек. Нәтиҗәләребез яхшы, кандидатларыбыз бик актив. Әмма иң мөһиме - без Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатуралар буенча эчке партия тавыш бирүләренә әзерләндек, -диде "Бердәм Россия" ВСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев үзенең район Сабантуенда СМИларга биргән әңгәмәсендә. -Мәйданчыкларда төп авырлык партиянең башлангыч бүлекчәләренә...
-
Белеме ярап куйды
Вячеслав Климчук - район үзәк дәваханәсе табибы - ике ел элек "Спорт медицинасы" белгечлеге буенча өйрәнүләр узган иде. Аның белеме Сабан туй кебек чараларда ярап куйды. - Бәйрәм вакытында мөрәҗәгать итүләр булмады, - ди ул. -Бер малай аягын каймаклаттырган. көрәш мәйданында бер спортчы уңайсыз егылган. барысына да беренче ярдәм күрсәтелде.
-
Үз рекордын узды
Узган елны Илнур Гайнуллин район Сабан туенда колгага 39 секунд эчендә менгән иде. Быел улколгадагы әтәчне 33 секунд эчендә алып төште һәм үз рекордын узып китте. Илнур мәктәпне тәмамлаганнан соң Тәтеш көллиятендә агроном белгечлеге ала, бер ел Балтач бүлекчәсендә эшләгән. шуның өстенә Илнур матур җырлый да. "Яшьләр һәм булдыклылар" төркеме...
-
Гер спорты көчлеләрне ярата
Спортның бу төрендә Сабан туе кунагы - Казан егете Ринат Рәҗәповка (60 тапкыр) тиңнәр булмады. Кама Тамагыннан Владимир Матвеев аның лаеклы көндәше (42 тапкыр күтәрде)
-
Су коенучылар да табылды
Быел да көн салкын булуга карамастан, су коенырга кыюлар табылды. Хатын-кызлар арасында Кече Салтыктан Надия Нургалиева инде лаеклы ялда булса да, ел саен катнаша.
-
Ат чабышлары - Сабантуй бизәкләре
Быел чабышларда 13 җайдак катнашты. Олы Кариледән Маннур Галимҗанов җиңүенә катнашучылар гына түгел, аның зур тату гаиләсе дә шатланды. Икенче урынны алган Ишем авылы егете Илмир Мөхәммәтҗановның берникадәр кәефекырылды. Ул чабышларда икенче ел катнаша. узган елда ул беренчелекне алган иде. Өченче урында исә Сөйкидән ярышларда күп тапкырлар катнашкан Рөстәм Купоров.
-
Авыл эшчәннәре әлеге Сабан туена лаек иде
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә күптән мондый бәйрәмчә Сабан туе булганы юк иде. Быел урыны да уңайлы сайланган. Табигать авыл эшчәннәре бәйрәме өчен махсус мәйдан булырган диярсең. Әмма авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшчәннәренә дә бәйрәм мәйданын тәртипкә китерү өчен шактый тырышырга туры килгән. Мәйданда ял һәм сәүдә өчен дә, ат чабышлары өчен дә...