Идел таннары
  • Рус Тат
  • Технология – җитештерү нигезе

    Районның җәмәгатьчелек терлекчелегендә имин булмаган хәл барлыкка килде, шуңа күрә тармакны грамоталы алып бару, икътисад күрсәткечләрен яхшырту хисабына продукция җитештерүне арттыру өчен кардиналь чаралар күрергә кирәк.

    Бу хәлдән чыгу юлларын табу өчен хуҗалык җитәкчеләре, зоовет белгечләр, бухгалтерия хезмәткәрләре «Кама Тамагы» АХПның Олы Яңасала бүлекчәсендә үткәрелгән семинар киңәшмәгә чакырылды. Ул Шәпкә фермасында башланып китте. Семинар-киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты.

    Катнашучылар биредә терлекләрне кышлату шартлары белән танышты, терлекчелек биналарын карады. Сүз терлекләрнең баш саны, продукция җитештерү күрсәткечләре, санитар көннәр, контроль савым үткәрү, рацион һ.б. турында барды.

    Зөфәр Галимуллович терлекчелек тармагын алып барудагы төп мәсьәләләргә тукталды: болар таналарны каплатканчы аларны тиешле авырлыкка җиткерү (440 килограммнан артыграк); сыерларның сөтен арттыру өчен саву - үз-үзеңне алдау белән шөгыльләнергә кирәкми; терлек азыгының баланслануы, шул исәптән кирәкле өстәмәләр, утлыкларда су һәм тоз булдыру; системалы икътисадый анализ; көтүне яңарту; терлекләр үлемен булдырмау.

    Бу мәсьәләләрнең барысы да практик өлеш вакытында да, Олы Яңасала мәдәният йортында үткәрелгән пленар өлештә дә күтәрелде.

    Пленар өлешкә кадәр семинар киңәшмәдә катнашучылар ремонт мастерскоенда булып, киләсе елның язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты. Авыл хуҗалыгы машиналарын 15 декабрьгә кадәр әзерлек сызыгына куярга кирәк, шул ук вакытта тракторлар да ремонтланачак. Киләсе елга тарту көченә ягулык тоту буенча техник хезмәт күрсәтүгә аерым игътибар бирелергә тиеш, шул ук вакытта ремонтчылар эш башкарган өчен расценкаларны белеп торырга тиеш. Әлегә Кирельск, Сөйки, Красновидово, Варварино, Тәмтедә ремонт эшләре акрын бара. Алар турында пленар өлештә «Кама Тамагы» АХП баш инженеры Илсур Сабиров әйтеп үтте. Шулай ук Тәмте МТСында көпчәкле тракторлар ремонтлау эшен башларга кирәк.

    «Кама Тамагы» АХПның терлекчелек бүлеге җитәкчесе Шәһит Миңнуллин үз чыгышын күрсәткечләргә анализдан башлады. Аңа яшь үрчемнең аз алынуы, терлекләрнең күп үлүе, шул исәптән яшереп калулар турында әйтелде. Болар аеруча Тәмтедә, Красновидовода, Кече Салтыкта, Иске Барышта күзәтелә. 100 баш сыерга нибары 62 бозау гына алынган. Мең баштан артык алып җиткерелмәгән. Бу исә зур икътисадый зыян. Тәмтедә 300 баштан һәм башмак таналардан нибары 130, Красновидовода 200 баштан 96 бозау алынган.

    Киңәшмәнең пленар өлешендә үз компетенциясендәге мәсьәләләр буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Госман Камалиев та чыгыш ясады, «Кама Тамагы» АХП баш зоотехнигы Рәфкать Хөсәинов күп кенә файдалы киңәшләр бирде, «Кама Тамагы» АХП директоры Рифат Вәлиев үз кул астында эшләүчеләр алдына бурычлар куйды.

    Семинар-киңәшмәгә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев йомгак ясады. Ул терлекчелектә барлыкка килгән хәл өчен хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең җаваплы икәнлеген әйтте. «Кама Тамагы» АХП җитәкчесе Рифат Вәлиевка ахыргы нәтиҗә өчен җаваплылардан таләпне көчәйтергә кирәк. Шул очракта гына хәлне уңай якка үзгәртергә мөмкин булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: