Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Игелек кылырга ашык

24 апрельдә сәгать 10.00да әнә шундый исем астында марафон старт алды. Мохтаҗлар, ятимнәр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш шартларында калучыларга ярдәм итү өчен акча җыюга куелган ике урна янына район предприятие, оешма һәм учреждение, шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләре чиратка басты. Район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, Россия пенсионерлар союзы...

24 апрельдә сәгать 10.00да әнә шундый исем астында марафон старт алды.
Мохтаҗлар, ятимнәр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш шартларында калучыларга ярдәм итү өчен акча җыюга куелган ике урна янына район предприятие, оешма һәм учреждение, шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләре чиратка басты. Район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, Россия пенсионерлар союзы җирле бүлекчәсе, бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте район бүлекчәсе членнары да читтә калмады, киң җәмәгатьчелек вәкилләре дә үз өлешен кертте.
"Без эшләгәннәр - океандагы бер тамчы гына. Әмма әлеге тамчыдан башка океан кимрәк булачак". Бу һәркемгә таныш Тереза анакай сүзләре.
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев беренчеләрдән булып үз өлешен кертте.
Төш вакытына (гәҗитне бастыруга бирү вакытына) 100 мең сумнан артык акча җыелды, аны кешеләр язмышына ваемсыз булмаган гражданнар кертте. Акча җыю аннан соң да дәвам итте. Хәйрия кертергә теләүчеләр саны кимемәде.
Куйбышев Затон штпда яшәүче 2000 елгы Руслан Сметанинны дәвалау өчен акча аерым җыелды. Аңа 40 мең сумга якын салганнар.
Җыелган акча "Өмет" хәйрия фонды счетына кертеләчәк һәм табигать бәла-казаларыннан зыян күрүчеләргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм авыру балаларны дәвалауга тотылачак.
Хәйрия концертында авыл җирлекләреннән килгән балалар, балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр, районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары актив катнашты. «Өмет яры» социаль приюты балалар иҗаты түгәрәгенә йөрүчеләр әзерләгән эшләнмәләр, йомшак уенчыклардан хәйрия аукционы оештырылды.
Хәйрия марафоны нәтиҗәләре һәм акцияне үткәрү турында йомгаклар ясалганнан соң газетабызның киләсе санында тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Игелек кылырга ашык

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев