Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Изге хезмәт

Рус Бортасы авылындагы чиркәү 17 гасыр уртасында алпавыт Иван Федорович Кольцов акчасына төзелә. Чиркәүгә соңгы тапкыр 1940 елда дога кылынган. 70 ел тик торган бинага зур зыян килгән. Әмма 2010 елда авыл халкы инициативасы белән аны торгыза башлыйлар. Яңа мең еллыкка чиркәүдә догаларны беренче тапкыр тәрәзәсез, ишексез бинада укыйлар. Авыл...

Рус Бортасы авылындагы чиркәү 17 гасыр уртасында алпавыт Иван Федорович Кольцов акчасына төзелә.

Чиркәүгә соңгы тапкыр 1940 елда дога кылынган. 70 ел тик торган бинага зур зыян килгән. Әмма 2010 елда авыл халкы инициативасы белән аны торгыза башлыйлар. Яңа мең еллыкка чиркәүдә догаларны беренче тапкыр тәрәзәсез, ишексез бинада укыйлар. Авыл халкының теләге көчле була ки, хәтта кышын да алар салкыннарны сизми. Бу еллар эчендә чиркәүнең гөмбәзе пәйда була, бина эчендә эшләр башкарыла, тәрәзәләре куела, хәзер кышын бина пар белән җылытыла. Бер ай элек мәхәллә советы бизәкләү материалолоары белән ярдәм итүләрен үтенеп, "Аксолит" заводына мөрәҗәгать итә. Мәхәллә халкына көтәргә туры килсә дә, ярдәм көткәннән артыграк була. 9 июльдә завод чиркәүдә эшләрне дәвам итү өчен түләүсез нигездә 3,6 тонна коры катнашма биргән. -Без кирәкле күләмдә гипс штукатуркасы, база һәм финиш шпаклевкасы алдык,-ди мәхәллә советы рәисе Виктор Останин. -Авыл халкы завод җитәкчелегенә юмарт бүләкләре өчен рәхмәтле. Әлеге игелекле гамәлләре үзләренә дә ярдәм итсен. Заводның каравыл җитәкчесе Вилдан Хәмидуллинга аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшмәкәрләр дә читтә калмады. Николай Камонин ("Благодать"ООО) чиркәүгә төзелеш материаллары кайтартуда ярдәм итте. Ә авылда исә юлда очраган һәр кеше машинаны бушатуда ярдәм итү өчен кире чиркәүгә әйләнеп кайтты. Сүз уңаеннан, 7 яшьтән 50 яшькәчә булган ирләр - Виктор һәм Кирилл Шаговлар, Сергей һәм Дмитрий Бердниковлар, Николай Анин, Даниил Афанасьев, Юрий Степанов, Дмитрий Пименов, Роман Желтухин ярдәм итте. -Хәзер бизәкләүчеләр бригадасын чакырырга да була,-ди Виктор Юрьевич,- килешү инде төзелгән. Шушы көннәрдә чиркәүнең эчке ягын бизәкләү эшләрен башлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X