Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бала ярдәм өмет итә

Мамедова Элина Иттифаговна, 4 яшь, Яр Чаллы шәһәре. Диагноз: ДЦП, психик һәм сөйләм теле үсеше тоткарлану, симптоматик эпилепсия. Мотомед тренажеры алу өчен 6713 евро кирәк. Мамедова Элинага 5 ноябрьдә 4 яшь тулган. Аңа туганда ук ДЦП, психик һәм сөйләм теле үсеше тоткарлану диагнозы куела. Элина шушы көнгә кадәр утыра алмый,...

Мамедова Элина Иттифаговна, 4 яшь, Яр Чаллы шәһәре.

Диагноз: ДЦП, психик һәм сөйләм теле үсеше тоткарлану, симптоматик эпилепсия.

Мотомед тренажеры алу өчен 6713 евро кирәк.

Мамедова Элинага 5 ноябрьдә 4 яшь тулган. Аңа туганда ук ДЦП, психик һәм сөйләм теле үсеше тоткарлану диагнозы куела. Элина шушы көнгә кадәр утыра алмый, башын тотмый, психик һәм физхик яктан үсеше нык калыша. 2 айлык вакытта боларга өстәп эпилепсия өянәге башлана. Табиблар бер тавыштан баланың хәле авыр диләр.

2011 елда Германиядә үткәрелгән тикшерүдән соң баш мие дөрес формалашкан дип заключение ясала, әмма ак матдәсе белән проблемалар бар. Германия табиблары ышаныч тудырган, фән бер урында гына тормый, яңа ачылышлар ясала һәм медицина тармагында диагностиканың яңа алымнары барлыкка килә. Ә балага исә даими һәм озак вакытка исәпләнгән тернәкләндерү курсы таләп ителә. Һәр тернәкләндерүдән соң уңай динамика күзәтелә. Әгәр элек Элина ятып кына торган булса, хәзер әйләнә башлаган, мускул тукымасы сизелерлек арткан, башын ышанычлы итеп тота башлаган.

Бүгенге көнгә Элинага хәрәкәтләнү функциясен торгызуга ярдәм итүче Мотомед тренажеры кирәк. Элинаның әнисенең мондый тренажер алырлык акчасы - 6713 евро (якынча 269 мең сум) юк. Элинаның әнисе - Елена Владимировна кызына бу авыруны җиңүдә ярдәм итүләрен бик үтенә. Тел: (8552) 39-89-43, 8-9172-541-024.

Эмиль Маликов, 3 яшь, Әлмәт шәһәре.

Диагнозы: ДЦП, спастик тетрапарез, Веста синдромы (эпилепсия), күз нервысында өлешчә атрофия.

Чиләбе шәһәрендәге «Сакура» медицина үзәгендә дәвалануга түләү өчен 99500 сум акча кирәк.

Эмиль Маликов гаиләдә икенче бала, туганда ук ДЦП, cпастик тетрапарез, эпилепсия диагнозы куела. Бала өч яшендә булуга карамастан, үзе генә утыра алмый, ятып үрмәли, тоткач кына йөри, хәтта үзе генә басып та тора алмый.

Туу тарихы күпләрнеке кебек үк: дөньяга авырлык белән килгән, тернәкләндерү, айлар буена сырхауханәләрдә яту. Табиблар көрәшмәгез, файдасы булмас дигән, янәсе, вакыт һәм акча сарыф итеп торасы түгел. Һәм озакка сузылган тернәкләндерү юлы башлана. Ата-анасы үзе өчен аерым бер дәвалау ысулы сайлый һәм бу өч ел шулай дәвам итә. Өч ел эчендә күрсәткечләре яхшы. Эмиль эндәшкәнгә игътибар итмәүче баладан, шигырьләрне истә калдырырга, унга кадәр санарга өйрәнгән, идеалда сәламәт дип саналган балаларга караганда яхшырак та сөйләшә.Эмиль өчен иң яхшы тернәкләндерү - Чиләбедәге «Сакура» медицина үзәгендә тернәкләнү. Дәвалау курсы 21 көн. Кытай белгечләренең менә дигән эше: тиешле ноктага басып массаж ясау, нокталы ЛФК һәм стандарт ЛФК, рефлекторлы массаж, инәләр һ.б. Тернәкләндерү курсының бәясе 99500 сум тора.

Маликовлар гаиләсендә инвалид балалары булган калган гаиләләрдәге кебек үк, әтиләре генә эшләгән. Эшләп алган барлык акчалары улларын дәвалауга тотылган.

Баланы дәвалауга акча җыю телевизор яки яңа машина алу түгел, баланың гомере һәм ата-ананың тормышы шуңа бәйле. Ата-ана өчен ул шулай ук яраткан бала. Яраткан ата-ана булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. шуңа күрә алар ярдәм сорап шәфкатьле кешеләргә мөрәҗәгать итә.

«Радость детям» хәйрия фондына банк реквизитлары буенча акча күчереп, сез аларга ярдәм итә аласыз: ИНН 1659124296 КПП 165901001 ОГРН 1121600000796 адресы:420139, Казан, Ю. Фучик урамы, 91, оф. 19, тел: 8 (843) 258-31-24, 8 ( 843) 211-41-49

р/с 40703810424640004020 в филиале № 6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г. Самара БИК 043602955 к/с 30101810700000000955

Шулай ук сез 7715 номерына «ФОНД» пробел «акча суммасы» сүзләре белән SMS җибәреп, хәзер үк булыша аласыз. төгәлрәк мәгълүматны www.fund-rd.com сайтында укый аласыз.

Әзер квитанцияне www.fund-rd.com сайтында «хочу помочь!» бүлегендә таба аласыз.

Түләү квитанциясендә аның билгеләнешен - «хәйрия иганәсе» дип күрсәтүегезне үтенәбез.

WebMoney: R415071559625 Яндекс-кошелек: 410011372597110

Сайтта хәйрия ярдәмен on-line режимында алырга мөмкин.

Сезнең ярдәмгә өметләнеп калабыз.

«Радость детства» хәйрия фонды турында

«Радость детства» хәйрия фонды - коммерция характерында булмаган оешма. Аның эшчәнлеге каты авыручы балаларга ярдәм итү өчен акча җыюга юнәлдерелгән. Аның төп бурычы - теләсә нинди иҗтимагый ресурсны материаль һәм башка төрдәге ярдәм күрсәтүгә, илебезнең кечкенә гражданнарына яшәү шатлыгы мөмкинлеге бирүгә файдалану.

Фонд эшчәнлеген 2012 елда төрле хәйрия чаралары оештыру һәм үткәрүдән башлана, берничә кампания уңышлы үткәрелде инде һәм үз эшен дәвам итә. Фонд эшчәнлегенең ачыклыгы гарантияләнә.

«Радость детства» хәйрия фонды: 8 (843) 258-31-24, 8 (843) 211-41-49, http://fund-rd.com. e-mail:fund-rd@mail.ru 420139 Казан, Ю.Фучик урамы, 91, оф. 19.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев