Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Сезне мөбарәк Корбан бәйрәме белән!

Әссәләмү-галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бисмилләһиррәхмәнир-рахим. Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне мөбарәк Корбан бәйрәме белән үз исемемнән һәм җөмһүриятебез, районыбыз имамнары исеменнән тәбрик итәм. Корбан гаете көнендә укылган намазларны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарны кабул әйләсен! Әлхәмдуллилаһ Аллаһы Тәгалә безгә көч, куәт, сәламәтлек бирде. Шушы сәламәтлегебез, көч-куәтебез бәрәкәтендә хәләл булган малга...

Әссәләмү-галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Бисмилләһиррәхмәнир-рахим.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Сезне мөбарәк Корбан бәйрәме белән үз исемемнән һәм җөмһүриятебез, районыбыз имамнары исеменнән тәбрик итәм. Корбан гаете көнендә укылган намазларны, гыйбадәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарны кабул әйләсен!
Әлхәмдуллилаһ Аллаһы Тәгалә безгә көч, куәт, сәламәтлек бирде. Шушы сәламәтлегебез, көч-куәтебез бәрәкәтендә хәләл булган малга ия булып, корбан чалу шатлыгына да ирешәбез. Һәрберебезгә дә шатлык, саулык, сәламәтлек, балаларыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәүләрегезне телим. Бәла-казалардан сакланып, изге көннәрнең кадерен белик! Бәйрәм мөбарәк булсын!
7.36 сәгатьтә кояш чыга. 6.30 сәгатьтә районның барлык мәчетләрендә иртәнге намаздан соң вәгазь һәм корбан гаете намазы укыла.
Изге теләкләр белән район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев