Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Мең айдан да кадерлерәк кичә

Бүген Рамазан аеның 21 көне. Әкренләп ураза аеның тәмамлану чорына кереп барабыз.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт (Сәлләл-Лаһү гәләйһи уә сәлләм) “Рамазанның беренче ун көне – ул рәхмәтләр иңү, икенче ун көн – Аллаһының ярлыкавына ирешү һәм соңгы ун көне – җәһәннәмнән котылу көннәре дигән.

 “Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, пакь җанлы бала кебек булыр”, диелә хәдисләрдә. 

Рамазан аеның ахыргы ун көнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы так төнендә эзләгез», – дигән. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) «Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?»  – дип сорагач, ул: «Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни» («Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит»), – дигән доганы өйрәткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев