Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен хәбәр итә

Ел саен май аеннан башлап (Казан өчен 5 майдан 6 майга каршы төндә) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый.

Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстан календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

Без атаклы галим, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул үзебез яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.

4 майдан 5 майга каршы төндә Казанда иртәнге намаз 23:55 сәгатьтә керә, ә 5 май көнне, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 4 майда ястү намазы – 21:59 сәгатьтә, 5 майда – 20:59 сәгатьтә.

Игътибарлы булыгыз һәм намаз вакытларын күзәтеп барыгыз, дип кисәтә диния нәзарәте матбугат үзәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев