«Әни булуның әҗере дә, бурычы да күп»
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлбәттә, кадерле кешеләребезгә хөрмәт-кадерне бу көндә генә күрсәтергә кирәк дигән сүз түгел бу. Хак динебез дә газизләребезгә карата мөнәсәбәтнең көн дә яхшы, күркәм булырга тиешлеген искәртеп тора.
Исламда ана хакы, аналарның һәм балаларның бурычлары турында Алмаз хәзрәт Галимҗановтан сораштык.
– Ислам динендә әни хакы турында ни диелә?
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Ислам динендә аналарның хакы зур. Коръәни Кәримдә: «Әгәр дә әти-әниең олы яшькә җитсә, аларга «уф» дип тә әйтмә», – диелә. Олыгайган кешенең тормышка карашы да үзгәрә. Аңа күп нәрсәләр аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Шушы вакытта: «Уф, арыдым инде синнән», – дияргә ярамый. Ата-анага хәерле мөнәсәбәт күрсәтү – иң зур нигъмәтләрнең берсе булып тора. Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Кемгә хәер-хөрмәт күрсәтергә?» – дип сорагач, ул: «Әнигә», – дип җавап биргән. Тагын бер сорагач, тагын бер тапкыр: «Әнигә», – дигән. Тагын бер сорагач та шулай дигән. Дүртенче тапкыр сорагач: «Әтигә», – дигән. Алар – иң хәерле затлар булып тора. Ата-аналарны кимсетү – җинаять, гөнаһ.
– Ана хакын хакламасаң, нинди җәза була?
– Бер кеше үлә алмый ята икән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моның янына килгәч: «Бу кешенең әнисе бармы?» – дип сорый. «Бар», – диләр. Әнисен алып килергә куша. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу әнигә: «Улыңа рәнҗедеңме әллә?» – дигән сорау бирә. «Әйе, улым, өйләнгәнче, миңа кадер-хөрмәт күрсәтә иде, өйләнгәч, хатын ягына авышып, мине онытты, шуңа үпкәләдем», – ди бу ана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә: «Алайса, бу адәмне җәзага тартыгыз», – ди. Әлбәттә, ул аны бу ананың күңеле йомшарсын өчен генә әйтә. Теге кешенең әнисе исә: «Юк, юк, җәзаламагыз, мин аны гафу иттем», – дип каршы чыга. Шуннан соң гына үләргә яткан кеше, кәлимәләрен әйтеп, мәрхүм була. Бу кыйсса да аналарның никадәр олы дәрәҗәдә икәнен күрсәтә. Ата-анасын кадерләмәгән кешене ачы газаплар көтә. Аллаһы Тәгалә аны бу дөньяда ук сыный башлый. Каргыш-рәнҗеш төшәргә мөмкин.
– Ана ризалыгына ирешү өчен ни эшләргә?
– Әни кушкан гамәлләрне, үтенечләрне үтәргә тырышырга кирәк. Әлбәттә, гөнаһка этәрми торганнарын. Әнине олыгайган көнендә карарга кирәк. Аллаһы Тәгалә: «Ата-анаң өчен сора», – ди. Әти-әнинең кадерен, кызганыч, үзебез әти-әни булгач яисә кадерлеләребез бу дөньядан киткәч кенә аңлыйбыз. Күпләр моны үз башыннан кичергәндер… Яшьләр арасында ата-анасына теләсә нәрсә кычкырып, җикеренеп, үзләрен өстен куеп сөйләшүчеләр байтак хәзер. Без алар белмәгән нәрсәнедер беләбез икән, бу әле безнең акыллы икәнне аңлатмый бит. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән без бу кадәр интеллектка ия. Шуны онытмаска иде. Әти-әни ризалыгын алу – безнең өчен иң хәерле гамәл.
– Кайчагында кияүгә чыккан кызларны хәләл җефетләре әниләре ягына кайтармый. Моңа өстәп, каенанасына буйсындырып яшәтә. Каенана үз анаң була алмый бит инде ул… Мондый очракта нишләргә?
– Әлбәттә, бу дөрес гамәл түгел. Әмма һәр очракны аерым карарга кирәк.
Кайвакыт йә егетнең, йә кызның ата-анасы, якын туганнары, яңа гаиләнең тормышына кысылып, барысын да катлауландыра. Яңа өйләнешкәннәрнең әле тәҗрибәсе булмый бит. Башкаларның уртаклашасы киләдер. Без, никахлар укыганда да: «Балаларны өйләндерү белән, әти-әнинең бурычы тәмамлана», – дип кисәтәбез. Алар инде – аерым гаилә. Хәерле киңәшләре белән ярдәмләшә генә алалар. Бүтәнчә кысылырга тиеш түгелләр. Кызганыч, шундый хәлләр була: кыз ягыннан да, егет ягыннан да әти-әниләр кысылып, мөнәсәбәтләр чәлпәрәмә килә.
Урталык табарга кирәк, билгеле. Хатын-кызга, әлбәттә, кияүгә чыккач, иренә буйсыну хәерле. Әмма ир-ат та хатынының әнисе белән сөйләшүенә, очрашуына каршы килергә тиеш түгел. Татулыкта, хөрмәтләшеп яшәүгә ни җитә! Аллаһы Тәгалә дә: «Кардәш булган халәттә яшәгез», – ди.
– «Ана – бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга!» дигән шигырь юллары бар. Кызганыч, әни булырга ашкынып торган гүзәл затлар гына кими…
– Әни булуның әҗере дә, бурычлары да күп. Һәрбер тулгак, һәр йокламый калган төнге йокы, күкрәк сөтенең һәр тамчысы – хатын-кызның кече гөнаһларын ярлыкауга, тормышка бәрәкәт иңүгә бер сәбәп. Кыямәт көнендә, мөмкинлеге булып та, үзе теләп бала алып кайтмый калган хатын-кыз бәби алып кайткан хатын-кыздан түбәнрәк дәрәҗәдә була. Бала ул – җәннәт нигъмәте. Баладан җәннәт исе килә, диләр. Иң хәерлесе – кияүгә чыгу һәм бәби алып кайту. Кызларга да бу теләктән кайтмаска киңәш итәр идем. Аллаһы Тәгалә шундый мөмкинлек биргән икән, аннан файдаланырга кирәк.
– Тапкан ана – анамы, баккан анамы? Кайбер очракта баланы дөньяга китергән хатын-кызны «әни» дип әйтерлек тә булмый бит…
– Бу очракта, әлбәттә, баланың тапкан анага да бурычы кала. Ул бит аны 9 ай буе карынында йөрткән, тулгак тотып, дөньяга китергән… Карап үстергән әнисенә дә бурычлы ул. Әле бит «сөт әнисе» дигән төшенчә дә бар. Баланы әнисеннән тыш бүтән хатын-кыз имезгән икән, ул аңа да кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, карап үстергән ананың билгеле бер олы хакы, дәрәҗәсе була. Нинди генә булса да, тапкан анаң анаң булып кала.
Чулпан Гарифуллина
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев