Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр!
Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул.