Сыйфат өчен тырышабыз
Көз ахырында су проблемасын хәл итү өчен «Чиста су» республика программасы кысаларында район үзәген Уразлино төче су запасы белән тоташтыручы суүткәргеч төзелеше башланды. Аның сыйфаты бүген кулланыла торган суга караганда яхшырак.
Кама Тамагы- Куйбышев затон автоюлының сул ягында пөхтә балчык өемнәре күренеп тора. Субподрядчы ролен башкаручы «Альтаир» ООО бригадасы борауланган...