Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сыйфат өчен тырышабыз

Көз ахырында су проблемасын хәл итү өчен «Чиста су» республика программасы кысаларында район үзәген Уразлино төче су запасы белән тоташтыручы суүткәргеч төзелеше башланды. Аның сыйфаты бүген кулланыла торган суга караганда яхшырак. Кама Тамагы- Куйбышев затон автоюлының сул ягында пөхтә балчык өемнәре күренеп тора. Субподрядчы ролен башкаручы «Альтаир» ООО бригадасы борауланган...

Көз ахырында су проблемасын хәл итү өчен «Чиста су» республика программасы кысаларында район үзәген Уразлино төче су запасы белән тоташтыручы суүткәргеч төзелеше башланды. Аның сыйфаты бүген кулланыла торган суга караганда яхшырак.
Кама Тамагы- Куйбышев затон автоюлының сул ягында пөхтә балчык өемнәре күренеп тора. Субподрядчы ролен башкаручы «Альтаир» ООО бригадасы борауланган скважинадан поселокка таба 2,1 километр торба салган инде. Бүген алар Карл Маркс урамы ахырында - автозаправка станциясе янында траншеягә торбалар салу һәм аларны тоташтыру эшен төгәлли.
- Безнең бурыч - Полевая урамындагы су җыйгычны скважинага тоташтыру, - ди участок прорабы Айрат Хөснетдинов. Трассаның озынлыгы 3,6 километр тәшкил итә. Салкыннар башланганчы ике километр билгесенә кадәр җитәрбез, дип уйлыйм, быел тоташтыру икеле. Проект күчмә, ике елга исәпләнгән, 2013 елгы яз-җәйдә эшне тәмамларбыз, дип өметләнеп торабыз.
- Суүткәргеч төзелеше «Чиста су» федераль программа нигезендә алып барыла, - ди МР башкарма комитеты районның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Ольга Маслакова. - Аның генераль подрядчысы - «Газ-Аквастрой» ООО. Безнең районда Апас районының «Альтаир» ООО субподрядчы оешмасы. Бүген эшләнгәннәрдән - Заов.Каратайда дүрт скважина - өч төп һәм бер резерв скважинасы казылган. Киләсе ел башында без суүткәргеч салуны төгәлләргә һәм яңа су җыйгыч сыешлыклар монтажларга уйлыйбыз. Бер- берсе белән тоташтырылган, һәрберсе 300 куб булган ике сыешлык монтажларга уйлыйбыз.
- Киләсе елда район үзәгендә шулай ук суүткәргеч челтәренә реконструкция башларга планлаштырабыз, - ди МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов. - Су җыйгыч сыешлыкларның беренче челтәре Южная Околицага булачак. Биредә бүгенге көнгә алыштыруны таләп иткән суүткәргеч челтәре иң искергәне. Халыкны су белән тәэмин итү эше башланды. Җәе коры килгән 2010 елда су җитмәгәнлекне һәркем хәтерлидер. Шуңа күрә бу су сыйфатын гына яхшыртып калмыйча, үсә барган поселокта су проблемасын хәл итәчәк. Быел Куйбышев Затонда поселок эчендәге суүткәргеч челтәрен реконструкцияләү буенча зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Биредә 7,2 километр суүткәргеч һәм 5 километр канализация челтәре тулысынча алыштырылды. 2013 елда объектларны яңа суүткәргеч системасына тоташтырасы була. Моңа өстәп «Альтаир» ООО субподрядчылары ике яңа урамны чистарту корылмасы һәм суэтем башнясы белән тоташтырып, таучылар поселогында 9 километр суүткәргеч һәм канализация салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев