Физалис — помидорның туганы
Аның җимешләре фонарьлар кебек, тышча эченә яшеренгән. Атамасы да шуннан алынган, физалис — грекчадан “куык” дигәнне аңлата. Аның декоратив төрләре дә бар, аларын ашарга ярамый. Мондыеның фонарьлары кызгылт сары төстә, ут кебек янып тора. Аны кышкы букетлар ясаганда кулланалар.