Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Бар эшкә дә өлгерүче Мөнирә апа

Кама Тамагында яшәүче Мөнирә апа Хәлилуллина-Мозаффарованы күпләр белә. Бу ачык йөзле, актив һәм хәрәкәтчән ханымга үз яшен биреп тә булмый.

3 сентябрь көнне Мөнирә абыстай үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул 1937 елда Келәнче авылында туган. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана... Әтисе Абзалетдин Шиһап улы Мозаффаров фронтка китә, бу сугышның 23 нче көне була, нәни Мөнирәгә әле 4 яшь тә тулып җитмәгән, ә сеңлесенә нибары яшь ярым гына. Әнисен башка хатын-кызлар белән бергә окоп казырга җибәрәләр, ә балалар бу вакытта әбиләре белән кала. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмый. Аның ничек һәлак булуы турында Мөнирә апа, күп еллар узгач, үзлектән эзләнүләре нәтиҗәсендә, “Хәтер китабы” һәм архивтагы мәгълүматлар аша белүгә ирешә. Авыр сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда хатын-кызлардан гына торган бу гаиләгә исән-сау калу өчен шактый кыенлыклар кичәргә  туры килә. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, сыер, сарыклар, тавыклар асрыйлар, бик күп эшлиләр, балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә.

Кечкенә Мөнирә олы бала буларак, йортта, хуҗалыкта ярдәм итә. Мәктәптә каникуллар чорында укучыларны колхозда эшләүгә җәлеп итәләр, ә уку елы октябрьдә генә башлана, балалар олылар белән беррәттән кырда бәрәңге алуда катнаша. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Мөнирәнең балачагы да тәмамлана. Ул чакта 12-13 яшьлек үсмерләрнең күбесе көн буе олылар белән бертигез эшли.        

Берничә елдан Келәнче егете Хәйдәр Хәлилуллинга кияүгә чыга. Ул Мурманскида хезмәт итә, шунда ук Себердә эш тә таба, ялга кайткач, туй итәләр һәм яшь гаилә Инта шәһәренә китә. Ире күмер шахтасында эшли, Мөнирә апа сатучы булып эшелчә кибетенә урнаша. Илле алты градус салкында битен яулык белән томалап, боланнар күрергә баруы турында искә төшереп сөйли. Әлбәттә, гади авыл кызын үзгә тормыш, чит шәһәрдә яшәү кызыксындыра, шулай да ул кече Ватанын сагынып яши. Олы кызлары Фәридәгә – 9, кече кызлары Лилиягә 2 яшь булганда, гаилә Кама Тамагына күченеп кайта. Ире рудникка, Мөнирә апа РайПОга эшкә урнаша. Күчмә сәүдә белән бөтен районны әйләнеп чыга, машина барлык авылларга бөтен кирәк-яракны алып килә торган булган. Шуңа күрә Мөнирә Хәлилуллинаны район халкының күпчелеге белә.

Лаеклы ялга чыккач, ул гарәпчә укырга-язарга, намаз укырга өйрәнә. Бу аның балачактан ук килгән хыялы була. Әтисе ягыннан әбисе дин кануннарын үтәп яшәгәнгә, Мөнирә апа әбисен үзенә үрнәк итеп ала. Хәзер ул дингә өйрәнергә теләүчеләрне мәчет каршында эшләүче мәдрәсәдәге курсларга яздыра, төркем тупларга ярдәм итә, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. “Миңа еш кына кешеләр мөрәҗәгать итә. Кемдер ярдәм сорый, булышырга теләк белдерүчеләр дә бар. Уңыш артып калса, миңа китерәләр, ә мин аны авыр тормыш хәлендә калучыларга таратам. Бер-береңә ярәдәм итеп яшәү кирәк”, - ди ул.

Аны Татарстан Мөслимәләр оешмасының район филиалы җитәкчесе итеп сайлап куялар. Ул ел саен Казанга җыелышларга бара, биредә бөтен республикадан оешма вәкилләре җыела.

Мөнирә апа мәчет ихтыяҗлары өчен сәдака җыюда ярдәм итә. Хәзерге вакытта үзәк мәчет янында төзелеш бара, аны төзеп бетерергә дә акча кирәк. Бу бинада олылар өчен дә, балалар өчен дә төрле чаралар, дини укулар уздырылу планлаштырыла. Шулай ук Мөнирә абыстай район кешеләренә мәет юуда, аны соңгы юлга озатуда ярдәм итә. Аны дини бәйрәмнәргә дә чакыралар. Ул һәр җирдә кадерле кунак, аны ихтирам итәләр, фикеренә колак салалар.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул яшелчә бакчасында эшләргә ярата. “Әлбәттә, балалар килеп, барысын да утыртып китәләр, чүбен утыйлар, ләкин мин эшсез тора алмыйм. Менә бүген бер чиләк бәрәңге алдым”, - ди Мөнирә апа.

Ул чәчәкләр ярата. Өендә дә гөлләр күп, түр бакчасында да чәчәкләр бихисап.

Инде күп еллар Мөнирә абыстай шигырьләр яза, аларның район газетасында да чыкканы бар. Ә юбилее уңаеннан тормыш, гади шатлыклар, авыл, гаилә турындагы шигырьләр җыентыгы чыкты.

Аның ике кызы да янәшәдә – Кама Тамагында яши, өч оныгы, ике оныкчыгы бар. яраткан әбиләре янына алар еш килә, ә Мөнирә апа игелек кылып яши һәм бу дөньяны яхшырак итәргә омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев