10 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Альбина Апанаева мәктәптә укыта
Җырчы Альбина Апанаева 2,5 яшьлек кызын балалар бакчасына урнаштырып, эшкә чыккан. "Кызым Миралия башта елап кала иде, хәзер әкренләп ияләнә инде. Казанның 14нче музыка мәктәбендә укытам. Инде сигез ел буе балаларга вокал дәресләре бирәм. Төрле яшьтәге балалар бар. Алар белән бәйгеләрдә катнашып, югары урыннарны яулыйбыз. Укучыларымның уңышларын күрү - минем...
-
Кама тамагы укытучылары өчен БДИ
5 ноябрьдә Татарстанда үткәрелгән укытучылар өчен бердәм дәүләт имтиханында 134 укытучы катнашты. Республика буенча барысы 19 меңнән артыграк укытучы үз белемнәрен тикшерде. Көзге каникулның бер көнендә укытучылар чыгарылышлар кебек имтихан тапшырды. Аларга да шундый ук бланклар таратылды һәм алар да укучылардан ким дулкынланмады. Тестлаштыру нәтиҗәләре декабрь ахырында билгеле була.
-
Кама Тамагы урта мәктәбендә Ачык ишекләр көне үткәрелде
10 ноябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Бу көнне чыгарылышлар алдында КФУ педагоглары чыгыш ясады, алар барлык факультетлар,белгечлекләр турында сөйләде.
-
Каматамагылылар шашка буенча алдынгы бишлектә
1 ноябрьдән 4сенә кадәр Мамадыш районында мәктәп укучылары Спартакиадасы кысаларында шашка буенча ярышлар үткәрелде. Татарстанның 180нән артык мәктәп укучысы шашка уйнады. Район командасы - Кама Тамагы һәм Иске Казиле мәктәпләре укучылары дүртенче урынга чыкты һәм район өчен шактый балл җыйды.
-
Кама Тамагы полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - полиция көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне дә полиция хезмәткәрләре парад формасыннан хезмәттә. Хокук саклау органнары нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, шунысы үзгәрешсез кала: полиция һәрвакыт җәмгыятьтәге тәртипне һәм гражданлык хокукларын яклауны гарантияли. Кама Тамагы районында ел башыннан җәмгыятьтәге тәртипне, юл...