Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - полиция көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне дә полиция хезмәткәрләре парад формасыннан хезмәттә. Хокук саклау органнары нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, шунысы үзгәрешсез кала: полиция һәрвакыт җәмгыятьтәге тәртипне һәм гражданлык хокукларын яклауны гарантияли. Кама Тамагы районында ел башыннан җәмгыятьтәге тәртипне, юл...

10 ноябрьдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - полиция көнен билгеләп үтәләр.

Бу көнне дә полиция хезмәткәрләре парад формасыннан хезмәттә. Хокук саклау органнары нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, шунысы үзгәрешсез кала: полиция һәрвакыт җәмгыятьтәге тәртипне һәм гражданлык хокукларын яклауны гарантияли.
Кама Тамагы районында ел башыннан җәмгыятьтәге тәртипне, юл хәрәкәте иминлеген саклау өлкәсендә нинди үзгәрешләр булуы һәм хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан нинди профилактик чаралар үткәрелүе турында "Югары Ослан" муниципальара полиция бүлегенең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Васильев сөйләде.
- Районыбыз территориясендә җинаятьләр саны кимү, аларны ачыклау, авыр һәм аеруча авыр категорияләргә керүче җинаять эшләре күрсәткечләре яхшыру сөендерә. Җәмәгать урыннарында тәртип бозу очраклары сирәгәйде. Юл хәрәкәте иминлеге профилактикасына килгәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре бу юнәлештә эшлиләр - үткән периодта район юлларында бер кеше һәлак булган (үткән елның шушы чорына 5 үлем очрагы туры килә). Наркотик матдәләр кулланган өчен 24 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Республика җитәкчелеге аерым контрольдә тотучы әһәмиятле һәм актуаль юнәлеш - бу икътисадый җинаятьләрне ачыклау, коррупциягә каршы эш алып бару. Агымдагы елның 10 аенда 11 икътисадый җинаять кылынган, алар барысы да ачыкланды.
Соңгы елларда балигъ булмаган үсмерләр арасында җинаятьчелек проблемасы аеруча актуаль һәм кискен төс алуын билгеләп үтәсе килә. Бу өлкәдәге җинаятьләрне кисәтү районда төп профилактик юнәлешләрнең берсе. Әлеге эшнең нәтиҗәләре дә бар - агымдагы елда районда балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылынмады. Бүгенге көндә 10 балигъ булмаган хокук бозучы һәм бала тәрбияләүгә җавапсыз караучы 15 ата-ана исәптә тора.
Район полиция хезмәткәрләре иртә-кич безнең тормышыбызны, тынычлыгыбызны, милкебезне саклый һәм тәртип сагында тора. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга тынычлык, гаилә иминлеге һәм әлбәттә, эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.
Күп еллар дәвамында тәртип сакчыларына бүләк йөзеннән, районыбыз мәдәният йортларында концертлар куела. Бу көнне үткәрелүче тантаналы чараларда аерым уңыш казанган хезмәткәрләрне генә бүләкләп калмыйлар, лаеклы ялдагы элекке хезмәткәрләрне - ветераннарны котлыйлар һәм хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган хезмәттәшләрен дә искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев