26 апрель 2015 яңалыклары
-
Сәйдә Мөхәммәтҗановага 14нче секундта ук борылдылар [интервью]
Беренче каналның «Голос. Дети» проектына «Су буйлап» исемле татар халык җыры белән килеп керде ул. Тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, моңлы тавышы белән меңләгән тамашачыны әсир итте. Кызның әнисе Зилә ханым белән әңгәмә мәсьәләсендә телефоннан сөйләшкәндә дә Сәйдәнең җырлавы ишетелде. «Син өйдә булганда да гел җырлап йөрисең, ахрысы?» дигән соравыма Сәйдә елмайды гына:...
-
Игелек атнасы дәвам итә
25 апрельдә Затон китапханәсендә Игелек атнасы кысаларында матур эшләр көне үткәрелде. Затон урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган чара үткәрелде. Балалар язучының авыр балачагы, Кырлай авылы, аның тормыш һәм иҗат юлы белән танышты. тукай шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар карады, Аларның баш мөхәррире...
-
Афәрин! Котлыйбыз!
17 апрельддә "Славян укулары" дип исемләнгән II республика фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Дарья Серегина (җитәкчесе технология укытучысы Әлфия Мингалиева) "Декоратив-кулланма сәнгатьтә хәрби тематика чагылышы" номинациясендәге эше өчен 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Кама Тамагы районында “Язгы изгелек атнасы” бик актив дәвам итә
25 апрельдә муниципаль район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә тантаналы шартларда ике яңа гаилә теркәлде: Трофимовлар һәм Сороковниннар. Александр белән Лия һәм Максим белән Ирина үзләренең язмышларын бергә бәйләде. Бу көнне районда агачлар утырту көнне дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан яшь гаиләләр ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикованың...