5 февраль 2015 яңалыклары
-
Укытучылар көч сынашты
5 февральдә Олы Кариле урта мәктәбе базасында укытучыларның район спартакиадасы үткәрелде. Анда иң көчлеләр ачыкланды. Беренче команда урынны Иске Казиле, 2нче урынны - Олы Кариле, 3 урынны - Кама Тамагы урта мәктәпләре командалары алды. Теннис турнирында Венера Кәримуллина беренче урынны алды. 2 урында - Елена Калеева, 3 урын - Гөлчәчәк...
-
Әйберләрдә – сугыш тарихы
Хөрмәтле газета укучылар! 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан "Казанские ведомости" газетасы редакциясе (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) "Әйберләрдә сугыш тарихы" дип аталган яңа рубрика ача. Сезгә сугыш вакытында әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, күршеләрегез яки хезмәттәшләрегез кулланган әйберләр турында сөйләргә тәкъдим итәбез. Ул сугышчылар фронттан алып кайткан, яки кешеләр эшләрендә,...
-
Бер айдан ким вакыт калды
Кама Тамагы районында хосусыйлаштырылмаган торак аз калган. Хосусыйлаштырырга билгеләнгән 20 ел дәвамында халыкның төп өлеше үз хокукларын тормышка ашырган. Идарә компаниясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 проценттан кимрәк каматамагылылар гына фатирларын рәсмиләштермәгән. Бу процедураны түләүсез узу өчен аларның бер айдан азрак вакыты калды. 1 мартта хосусыйлаштыру төгәлләнә. Тиешле докуметлар пакетын 27...
-
Кабул итүгә язылырга мөмкин
10 февральдә 12.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Александрович Власов шәхси сораулар буенча Тәмте җирле үзидарәсе бинасында гражданнар кабул итә. Теләгән һәркем мөмкинлектән файдалана ала. Алдан язылу өченнар: 3-11-76, 3-12-60 (Тәмте), 2-11-51 (Кама Тамагы)
-
Ни чәчсәң – шуны урырсың
Сыйфатлы орлыкларның яхшы уңыш нигезе булуы һәркемгә билгеле. Кайгыртучан хуҗа һәрвакыт бу хакта уйлап, чәчү сезонына тикшерелгән, ышанычлы материалның хәстәрен алдан ук күреп куя. Шушы көннәрдә без ТРда «Россельхозцентр» ФГБУ район бүлеге коллективы белән очраштык. Барлык хезмәткәрләр дә ак халатлардан, умарта кортлары кебек үз эшләре белән мәшгуль иде. Биредә агрономнар...
-
Музейда тарих дәресе үткәрелде
Олы Кариле урта мәктәбендә тарих укытучысы Рөстәм Гыйлметдинов 10 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, музейда тарих дәресе үткәрде.
-
Куркынычсызлык салават күпере
Тәмте урта мәктәбе укучылары бөтенроссия "Куркынычсызлык салават күпере" конкурсы таныклыгы алды.
-
2015 елда иң яхшы сыйныф җитәкчесен сайладылар
3 февральдә район мәгариф идарәсендә "2015 ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының читтән торып үткәрелүче муниципаль этабы булды. Конкурс жюрие районның 11 мәгариф оешмасыннан катнашучылар материалларын тикшерде: портфилио, "Визит карточкасы" һәм "Сыйныф җитәкчесенең проект эшчәнлеге" презентациясен, сыйныфтан тыш чаралар эшләнмәсен тикшерде. Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча йөреп катнашу турына дүртмәктәп конкурсантлары...