Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 1 август 2013 яңалыклары

    • 1 август 2013 - 09:27
      МРОТ артачак
      Пенсияләрне арттырганнан соң илебез гражданнарының кайбер категориясенә минималь хезмәт хакы күләме дә арттырылачак. Россия Хезмәт министрлыгы 2014 елның 1 гыйнварыннан «минималка»ны 6,7 процентка арттыру тәкъдиме кертте. Хәзерге вакытта ул 5205 сум булса, киләсе ел башыннан 5554 сум тәшкил итәчәк. арттыру халыкның аеруча аз тәэмин ителгән категориясенә кагылачак.
    • 1 август 2013 - 09:26
      Чираттагы очрашу
      Узган сишәмбедә Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары инвалидлар җәмгыятенең чираттагы очрашуы булды. Тәтештән уналты һәм Кама Тамагыннан ун кеше танышу сәяхәтен «Акчарлак» спорт комплексыннан башлады, аннары бассейнда су коенды, районның туган якны өйрәнү музеенда, Иделнең Кама белән кушылган урынында һәм «Богородский рай» тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә аларга таныштыру сәяхәте уздырылды,...
    • 1 август 2013 - 09:25
      Кол Шәрифкә тавыш бир
      25 марттан 29 сентябрьгә кадәр «Россия 1» телеканалы һәм Рус география җәмгыяте «Россия 10» мультимедиа проект-конкурсы үткәрә. Проектның бурычы - гомумтавыш бирү юлы белән Россиянең яңа ун визуаль символын сайлау. Конкурста табигатьнең иң матур һәйкәлләре, архитектурасы һәм мәдәнияты символлары катнаша. Тавыш бирүнең беренче туры йомгаклары буенча илебезнең сиксән объекты сайлап...
    • 1 август 2013 - 09:23
      Финанс иминлеге өчен
      "Россельхозбанк" ААҖ Татарстан төбәк филиалы өстәмә офисы идарәчесе Елена Колчина мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 июленә бу офисның кредит портфеле 194 млн.сум тәшкил итә, шуңардан юридик затларның ссуда бурычы- 79 млн.сум, физик затларның- 115 млн.сум. 6 айга үсеш 64 млн.сум тәшкил итә. Ел башыннан 35 млн.сумга физик затларга 150 кредит...
    • 1 август 2013 - 09:14
      Яхшы стимул булачак
      Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауның максатчан республика программасының гамәлгә керүенә икенче ел китте. Бөтен республикада яңа уку елына утыз яки аннан артык ел төзелгән 169 гомумбелем бирү мәктәпләре, шул исәптән Кама Тамагы татар урта мәктәбе дә төзекләндереләчәк. Әлеге эшнең подрядчысы - Апасның «Альтаир 1» ООО. Бүген мәктәпнең түбәсе тулысынча алыштырылган. Хәзер...
    • 1 август 2013 - 09:14
      Республика көненә карата
      1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Татарстан Республикасының 1991 елның 29 августындагы законы нигезендә 30 август республикада бәйрәм көне - Татарстан Республикасы көне дип игълан ителде. Бүген без үзебезне Россия Федерациясенең зур дәүләте патриотлары итеп кенә түгел, туган ягыбыз, аның бай тарихы белән чын мәгънәсендә...
    • 1 август 2013 - 09:10
      «Җиделе» «берле»не алыштырачак
      РФ ЭЭМ боерыгы нигезендә автомобильләрдә дәүләт теркәү билгеләрендә регион кодлары «7» саныннан башланачак. Эш шунда ки, Россиянең кайбер төбәкләрендә хәзер «1» саныннан башланган автомобиль номерлары кытлыгы кичерелә. «Берле» кертелгәнчегә кадәр код ике санлы булган булса (Татарстанда ул «16»), аннары кодны өч санлы итеп үзгәрттеләр, әмма бу чарада җитәрлек түгел. Проблема...
    • 1 август 2013 - 09:04
      Пандустан лифт кнопкасына кадәр
      Цивилизацияле илләрдә инвалидлар өчен кулай мохит күптән нормага кергән. Бу юнәлештә эшләр алып барылса да, инвалидлар өчен барлык мөмкинлекләр тудыручы, аларга тормышның барлык өлкәләрендә катнашу өчен адаптацияле инфраструктура булдыруда, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата позитив мөнәсәбәттә әле күп эшләргә кирәк. 2011 елның сентябрь аенда ТРда кабул ителгән "Кулай мохит" максатлы программа...
    Реклама