2 июль 2013 яңалыклары
-
Юл – ул тормыш
"Татавтодор"ААҖ юллар төзелеше һәм республиканың авыл торак пунктларына керү юлларын норматив хәлгә китерү буенча программа үтәлешендә актив катнаша. Апас филиалының Кама Тамагы юл идарәсе юллар ремонтлау, шулай ук районга керү юллары төзелеше белән шөгыльләнә. Агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эш күләме һәм ел ахырына кадәр билгеләнгән планнар турында безнең хәбәрчегә...
-
Алманнар белән очрашу
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев тугандаш Людвигслуст шәһәреннән килгән укучылар делегациясе белән очрашачак.
-
Музей кунаклары
Агымдагы ел башыннан Красновидово авылындагы М. Горький музеенда 800дән артык кеше булган. Болар - сәяхәт оештыручылар да, чит төбәкләрдән килүчеләр дә, шулай ук турфирмалар аша ял итүчеләр дә.
-
Миграция хезмәте
Миграция хезмәтенең Кама Тамагы территория пунктында бүген районыбыз территориясендә 483 чит ил гражданины теркәлгән. Аларның күпчелеге Украина, Германия, Үзбәкстан һәм Таҗикстан кешеләре.
-
Мәшгульлек үзәге
Җәйге каникул вакытында халыкның мәшгульлек үзәге аша аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 200 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру күздә тотыла. Балалар нигездә территорияләрне төзекләндерү һәм чәчәк түтәлләрен карауда катнашачак. Эшкә урнаштыруга заявканы биш мәктәп һәм халыкка хезмәт күрсәтү үзәге биргән.
-
Чаралар көчәйтелергә тиеш
Бүген район террорлыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде, аны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Зөфәр Гарәфиев алып барды. Утырышның көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде: "Казан шәһәрендә Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерлек һәм үткәрү вакытында муниципаль район территориясендә террорлык актларын кисәтү һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын арттыру чаралары турында", "Районның җәмәгатьчелек транспортында террорлык актларын...
-
Халык игътибарына
Җир өлеше милекчеләренең хокукны дәүләт теркәвенә мөрәҗәгать итүләре буенча ажиотажга һәм хокукны дәүләт теркәве турындагы таныклыкны икенче тапкыр алуга бәйле рәвештә, ТРда Росреестр идарәсенең район бүлеге халык игътибарына шуны җиткерә: җир өлешләренә «Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве һәм аның белән алыш-биреш итү турында» 1997 елның 21 июлендәге 122нче ФЗ көченә...