Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаралар көчәйтелергә тиеш

Бүген район террорлыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде, аны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Зөфәр Гарәфиев алып барды. Утырышның көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде: "Казан шәһәрендә Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерлек һәм үткәрү вакытында муниципаль район территориясендә террорлык актларын кисәтү һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын арттыру чаралары турында", "Районның җәмәгатьчелек транспортында террорлык актларын...

Бүген район террорлыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде, аны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Зөфәр Гарәфиев алып барды.
Утырышның көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде: "Казан шәһәрендә Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерлек һәм үткәрү вакытында муниципаль район территориясендә террорлык актларын кисәтү һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын арттыру чаралары турында", "Районның җәмәгатьчелек транспортында террорлык актларын кисәтү буенча кабул ителгән чаралар турында", "Муниципаль район торак коммуналь хуҗалыгы объектларында һәм торак секторда террорлык күренешләрен кисәтү буенча чараларны көчәйтү турында".
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча РФ ЭЭМ Югары Ослан муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Идиятуллин, "ТР буенча ФПС 8 отряд" ФГКУ 116 янгын часте җитәкчесе Эдуард Гыйләҗев, Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Нияз Камалиев чыгыш ясады.
Транспорт куркынычсызлыгы турындагы доклад белән "Бэркут" МУП директоры Хәмит Галиуллин чыкты. Торак сектордагы куркынычсызлыкка кагылышлы мәсьәләләрне идарә кампаниясе һәм ТМШ җитәкчеләре Рамил Галимов, Олег Хахалев, Валерий Малагин яктыртты. Алар шулай ук ТКХ объектларында кулланылган чараларга да тукталды.
Утырышта сүз уяулыкның артык булмавы турында барды, чөнки Универсиаданың кайбер объектлары күршедәге Югары ослан районында да урнашкан, ә авылда ярышлар үткәрелүче урынга керү Казанга караганда күпкә җиңелрәк. Районыбызда Универсиада уты үтәчәк һәм биредә аеруча зур уяулык таләп ителә. Игътибарны кешеләр күпләп җыела торган урынга, районнан узучы транспортка, таныш булмаган кешеләргә, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче объектларга, янгын куркынычсызлыгына, күпфатирлы йортлар подвалларына һәм чарлакларга һәм башкаларга юнәлтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев