21 май 2013 яңалыклары

  • 21 май 2013 - 07:31
    Эшсезлектән яклыйк
    Илебездә эшсезлек һәрвакыт булган. Шактый кеше эшсезлектән интегә. Илебез Конституциясе барлык россиялеләргә хезмәткә хокук гарантияли. Районыбызда гражданнарны эшсезлектәк саклау функциясен халыкның мәшгульлек үзәге башкара. Агымдагы елның 1 маена районның мәшгульлек үзәге органында эшсезлек буенча теркәлгән гражданнар саны төгәл 82 кеше, бу икътисадый актив халыкның 1,1 процентын тәшкил итә. Узган елда...
    498
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:29
    Закон нигезендә җыештыру
    Район прокуратурасына көнкүреш калдыкларын җыю, чыгаруны оештыру тармагында закон бозулар турында гражданнардан кергән күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә шуны аңлатабыз: «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законның 13 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлек территорияләре экология, санитария һәм башка таләпләр буенча калдыклардан даими чистартылырга тиеш. Закон нигезендә муниципаль берәмлек территорияләрендә калдыклар белән...
    582
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:28
    “Трактор – тагылма” операциясе
    2013 елга план нигезендә, тракторлар, башка үзйөрешле техника һәм аларга тагылмаларда юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатларында, шулай ук агымдагы елның 13 маеннан 7 июньгә кадәр БДД тәэмин итү буенча чараларның нәтиҗәлеген арттыру өчен ЮХИДИ ЮПХ бүлекчәләре белән берлектә "Трактор - тагылма" кисәтү операциясе үткәрелә. Шулай ук файдаланганда үзйөрешле...
    506
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:26
    Сәхнәдә балкыдылар
    Г. Тукай исемендәге филармониянең концерт залында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручыларның II республика фестивале булды. Районыбыздан анда «Акъяулыклы әбиләр» фольклор ансамбле, Суфия Гобәйдуллина һәм Фәрит Садыйков дуэты, баянчылар Әнәс Мәһдиев, Рамил Шәймәрданов, солист Фәния гыйлметдинова катнашты. Аларның барысына да дипломнар тапшырылды.
    576
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:18
    Ярты гасырлык вальс
    Традицияләрне саклап яшәүче, мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән нык һәм тату гаиләләр илебезнең терәге булып тора. Бүген безнең районда авылдашлары арасында хөрмәт казанган,туганнары һәм якыннары тарафыннан хөрмәтләнүче, дистә еллар дәвамында үз гаилә тарихларын булдырып, бер-берсен яратып яшәүче гаиләләр шактый. 17 майда муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә агымдагы елда үзләренең "алтын"...
    640
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:17
    Үз өлешебезне кертәбез
    Кан биреп, һәрберебезнең аерым бер кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеге бар. 23 майда үзәк сырхауханәдә Донор көне үткәрелә. Потенциал кан бирүчеләрнең яшь контингенты - медицина күрсәткече яхшы булган 18дән 60 яшьлек гражданнар.
    655
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:16
    Соңгы кыңгырау
    Уку елы ахырына якынлаша. 25 майда районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау була. Быел ул 107 унберенче һәм 178 тугызынчы сыйныф укучысы өчен чылтырый. Һәркайда район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм ата-аналар катнашында тантаналы линейкалар уздырыла.
    633
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:15
    Укытучысы нинди, укучысы шундый
    Тәмте урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Марина Кудрявцева ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзасы куелган Мактау грамотасы һәм ТР Эчке эшләр министрлыгыннан ноутбук алды. ТР ЭЭМ һәм ТР Министрлар Кабинеты белән берлектә оештырылган «Закон территориясе» проектлары конкурсында Марина кудрявцева икенче урын алды. Әмма бу уку елы ахырында...
    561
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:13
    Афәрин!
    Арчада гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге XIII республика смотр-конкурсы булды. Районыбыздан анда Кама Тамагыннан Рамил Шәймәрданов һәм Караталдан Разыя Хәсәнова катнашты. Алар икесе дә татар халык көйләрен башкарды. Рамил Шәймәрданов авыз гармунында, ә Разыя Хәсәнова тальянда уйнады. Икесе дә конкрусның III дәрәҗә лауреатлары булды.
    855
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:09
    Безнекеләр – призлы урында
    Районның төрле яшь категориясендәге футболчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда традицион яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 16 майдан 18 майга кадәр Балык Бистәсендә ТР мәктәп укучылары IX спартакиадасы кысаларында 1997-1998 елларда туган егетләр арасында футбол буенча финал уеннары үткәрелде. Районның җыелма командасы икенче урынны яулады. 17-19 майда Буада "Сәламәтлек" Х республика спартакиадасы кысаларында авыл...
    643
    0
    0
  • 21 май 2013 - 07:01
    Иренмәсәң – икмәкле булырсың
    Авыл хезмәтчәннәре бөртекле сабан культураларын чәчү буенча төп эшләрне планда каралган агротехник срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыкты. Моңа яхшы һава шартлары да булышкандыр. Әмма шул ук вакытта үсемлекләр авырулары, корткычлар белән зарарлану һәм чүп үләннәре тишелеп чыгуга да мөкинлекләр барлыкка килде. Шуңа күрә хәзер аларга каршы чәчүләрне эшкәртергә...
    556
    0
    0
Реклама