5 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Беренче сабый
Район үзәгендә яшәүче Лилия һәм Илнар Бихуҗиннар гаиләсендә 3,2 килограммлы кыз 2012 елда беренче бала булып дөньяга килгән.
-
Бензинга бәя төште
1 гыйнвардан район автозаправкаларында "Регуляр - 92" маркалы бензинның бәясе 70 тиенгә кимегән һәм ул 26 сум 20 тиен тәшкил итә.
-
Ашыгыч хезмәтләр хәбәре
Бәйрәм көннәрендә үзәк дәваханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге белгечләре һәм дежур табиблар районда чакыру буенча 50 тапкыр чыккан, ә Яңа елның беренче төнендә 15 чакыру булган. Янгын сүндерүчеләр һәм газ хезмәте хезмәткәрләре өчен Яңа ел бәйрәмнәре тыныч узган.
-
Күрсәткечләрне тагын да яхшыртыйк
Районыбыз авыл хуҗалыгында тәҗрибәле, намуслы, үз эшләрен яхшы белүче белгечләр күп. Тәмте, Кече Салтык, Олы Бортас, Сөйки бүлекчәләре терлекчеләре тотрыклы рәвештә яхшы күрсәткечләр белән эшли, хәзер аларга Олы Кариле терлекчеләре кушылды.