Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күрсәткечләрне тагын да яхшыртыйк

Районыбыз авыл хуҗалыгында тәҗрибәле, намуслы, үз эшләрен яхшы белүче белгечләр күп. Тәмте, Кече Салтык, Олы Бортас, Сөйки бүлекчәләре терлекчеләре тотрыклы рәвештә яхшы күрсәткечләр белән эшли, хәзер аларга Олы Кариле терлекчеләре кушылды.

«Кама Тамагы» АХПның сөт җитештерү буенча еллык нәтиҗәләреннән күренгәнчә, объектив һәм субъектив сәбәпләр нәтиҗәсендә, ул 2010 ел күрсәткеченнән түбән. Әмма яхшы азык запасы, савым көтүен яңарту, сыерларны асрау һәм ашату технологиясен саклау терлекчеләргә алдагы позицияләрне кире кайтару мөмкинлеге бирер дигән өмет бар. 2010 елның коры җәендә терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләү мөмкинлеге булмады һәм бу терлекчелек тармагында чагылыш тапты.

Бер сыердан сөт савып алу буенча ахыргы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, «Кама Тамагы» АХП Тәмте бүлекчәсе сыер савучысы Фәридә Хәйруллина (рәсемдә) 7 мең чиген узып киткән. Алты меңчеләр сафында Кече Салтык бүлекчәсеннән Н. Мәннапова - 6760 кг, Ленин исемендәге хуҗалыктан А. Фәррәхова - 6606 кг. һәм А. Хуҗина (Кече Салтык) - 6487 кг, Кече Салтыктан Р. Хәйруллина һәм Р. Хәсәнова, Варварино бүлекчәсе сыер савучылары - Т. Новикова, Т. Королева, Т. Олейничева, Тәмте бүлекчәсеннән - Л. Крючкова, В. Антонова, Красновидоводан Н. Сәйфуллина һәм Көрәледән - И. Равилова бер сыердан сөт саву буенча 5 мең чиген узган.

2011 ел йомгаклары буенча ничек уңышларга ирешүе турындагы сорауга Фәридә Минһаҗ кызы эштә сыйфатлы терлек азыгы запасының булышлык итүен билгеләп үтте. Шактый күләмдә сыйфатлы фураж, печән әзерли алганнар, бу исә савым көтүенең көндәлек рационын арттырырга мөмкинлек биргән.

Фәридә Хәйруллина хуҗалыкта 20 ел эшли инде. 8 елдан артык дуңгызлар караган, ә 2001 елдан сыер савучы булып күчкән. Фермада сменалап 4 сыер савучы эшли. Фәридә Минһаҗ кызы сүзләренә караганда, алар барысы да үз эшләрен белә һәм югалтуларсыз эшләргә омтыла.

Артта калучылар һәм уртача күрсәткечтән түбәнрәк эшләүчеләр быел яхшырак эшләр дип өметләнәбез, чөнки хезмәттәшләре тәҗрибәсе, терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев