19 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Гражданнар кабул ителә
23 сентябрьдә14.00дән 16.00 сәгать кә кадәр район прокуратура бинасында гражданнар каубл ителәчәк. Гражданнарны Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин кабул итә. Кабул итүгә район прокуратурасында 2-14-73 телефоны аша язылырга була.
-
“Халык контроле” көтә
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы республикада икенче елын эшли. Шушы бердәм мәгълүмат системасы гражданнарның дәүләт хакимияте органнары белән үзара мөнәсәбәтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көнгә республикада, шул исәптән безнең районда яшәүчеләрне борчыган төп проблемалар: территорияләрне төзекләндерү, санкцияләнмәгән чүплекләр һәм юллар торышы көнүзәк булып тора. Безнең муниципаль районда яшәүчеләр башкаларга караганда...
-
Язучы туган көненә
Танылган татар язучысы Абдулла Алишның 115 еллыгына карата балалар китапханәсе Кама Тамагындагы урта һәм татар урта мәктәпләре өчен "Син Алишны беләсеңме?" дип исемләнгән викторина әзерләде. Викторинада укучылар үзләренең эрудициясен һәм язучы иҗатын белүләрен күрсәтте.
-
Коррупциягә каршы чара
Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар һәм хезмәтләр алуга катнашырга теләүче барлык җирле җитештерүчеләр интернеттагы электрон сәүдә мәйданчыгында теркәлергә тиеш. Интернеттагы электрон сәүдә мәйданчыгы түбәндәге адрес буенча урнашкан www.zakazrf.ru һәм поставщикларга кәгазь төрендә заявка бирмичә торг үткәрү мөмкинлеге бирә. Электрон формадагы дәүләт сатып алулары буенча ачык аукционнар электрон цифрлы имзаны...
-
Прокурор тикшерүе
Кама Тамагы поселогының Комаров урамындагы 12нче йортында яшәүчеләр район прокуратурасына күпфатирлы йортларны файдалануга юнәлдерелгән торак законы таләпләрен тиешенчә үтәми дип, «Наш дом» идарә компаниясе» ООО өстеннән шикаять яза. Идарә компаниясе хезмәткәрләре Россия Федерациясе Торак к одексының 161нче маддәсе нигезендә гражданнарның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итәргә, күп фатирлы йортлардагы...
-
Кулай мохит
«Кулай мохит» республика программасын гамәлгә кую һәм «Инвалидларның мәгълүматка һәм социаль инфраструктура объектларына киртәләрсез тәэмин итү» муниципаль программа кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гражданнарның югарыда телгә алынган категориясе өчен бинага керү урынын эшләү дәвам итә. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә керү мөмкинлеген коляскада йөрүчеләргә зигзаг формасындагы баскычсыман урам пандусы тәэмин...
-
Сорылар сарыларны кыралар
Такси чынлыкта уңайлы, куркынычсыз, җәлеп итүчән һәм танырлык булырга тиеш. Шакмак йөртүчеләрне моңа конкуренция мохите этәрергә тиеш. Бүген районда машина-таксилар әлеге бәядән бик ерак тора. Аларның күпчелеге танылу билгеләреннән башка соры схема буенча эшли. «Бомбила»лар тизлек режимын да үтәми. Соры таксистлар парковка кагыйдәләре турында да уйлап тормый. Иртән «Салават күпере»...
-
Үзара эшләү максатларында
Муниципаль район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, коррупциягә каршы тору турындагы законны тормышка ашыру максатларында, Кама Тамагы штпның Калинин урамындагы 31 нче йорт, К.Маркс урамындагы 4 нче йорт һәм Гагарин урамындагы 80 нче йортта "Коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен" махсус ящиклар урнаштырылды. Берүк вакытта муниципаль районда коррупция фактларын тикшерү...
-
Ачык ишекләр көне
Район балалар китапханәсе "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Мин китап дөньясын танып беләм" программасы буенча эшли. Әлеге программа кысаларында чәршәмбе, 18 сентябрьдә, ачык ишекләр көне үткәрелде. Балалар китапханәгә экскурсия ясады. "Мурзилка" журналына күзәтү ясадылар. Балалар китапханә укучыларына әверелде. Алар өчен китаплар бирү оештырылды.
-
Йомгак ясыйбыз
Минзәлә шәһәрендә «Авыл яшьләре» сигезенче спорт уеннары тәмамланды. 43 кеше составындагы безнең команда 29 урынны алды. Һәм бу спортның күп кенә төрләрендә көчле спортчылар булуга карамастан. - «Авыл яшьләре» спорт уеннары ел саен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы патронажында үткәрелә, - ди яшьләр эше бүлеге...