12 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Хәйрия концерты
Pайон мәдәният йортында Казанның «Полимер» мәдәният йортының «Мужская дружба» вокаль-инструменталь ансамбленең үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү буенча хәйрия концерты булды. Әлеге чарага Рудник, Кама Тамагы урта мәктәпләре, Затон кадет мәктәбе укучылары чакырылган иде. Кичен поселогыбыз пенсионерлары өчен «Ретро кичә» оештырылды.
-
Фестивальдә катнашалар
Агымдагы елның 14 сентябрендә район мәдәният йортының «Тау ягы» фольклор төркеме Казанда «түгәрәк уен» татар фольклорының Бөтенроссия фестивалендә катнаша.
-
Гражданнарны бердәм кабул итү көне
Сишәмбе, 17 сентябрьдә 10.00нан 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча ФСКН идарәсе республиканың зур шәһәрләрендә бердәм гражданнар кабул итү көне оештыра. Бу көнне Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр наркоконтроль идарәсе җитәкчесе, урынбасары һәм җитәкче ярдәмчесенә, шулай ук мәгариф идарәсе белгечләренә, балигъ булмаганнар...
-
Креатив һәм хезмәттәшлек
Агымдагы елның июлендә ИМЦМУ методистлары «Белем сыйфатын камилләштерү» Сингапур проектын кертү курсларында өйрәнүләр үтте. - Октябрьдә без районның кайбер мәктәп укытучыларын өйрәтә башлыйбыз,- ди ИМЦМУ директоры Нурзия Җиһаншина. - 4-5 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбе укытучылары өчен өйрәнүләр башлана. Октябрь уртасына кадәр ул Тәмте, Олы Кариле һәм Затон мәктәпләре укытучылары...
-
Коррупциягә киртә
"Кама Тамагы үзәк район дәваханәсе" дәүләт автоном учреждениесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «2012-2014 елларга Татарстан Республикасында корруциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру турында»гы 2012 елның 14 ноябрендәге 1480нче максатлы программасы нигезендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча планлы эш алып бара. "Кама Тамагы үзәк район дәваханәсе" дәүләт автоном...
-
Урман матурлыкны аңларга өйрәтә
Бу якшәмбедә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан без илебездәге урман ресурсларын караучы "Кариле урманчылыгы» баш урманчысы Азат Хикмәтуллин белән очраштык. Азат Сәлим улы үз эшенә бирелгән, 43 ел хезмәт стажы булган белгеч. Аңа урманнарны рөхсәтсез кисүдән, янгыннардан саклау, күзәтү эше йөкләнгән. Аның көндәлек эше күренми дә кебек,...