5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
РФ президенты күрсәтмәсе нигезендә 2013 елның 12 декабреннән башлап РФ Конституциясе көнендә бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә. Агымдагы елның 12 декабрендө 12.00дөн 20.00 сәгатькә кадәр РФ прокуртурасы органнары гражданнар кабул итәчәк. Кама Тамагы районы прокуратурасында гражданнарны район прокуроры, аның урынбасары һәм ярдәмчесе прокуратура бинасында кабул итәчәк. Адресы. Кама Тамагы...
-
Сыйныф сәгате
Бүген Рудник урта мәктәбендә укучылар белән "Нәрсә ул гаделлек?" темасына багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар коррупция күренеше турында күзаллау өчен күп кенә яңа төшенчәләр белән танышты. Өлкән звено укучылары закон эшчәнлегенә җитди игътибар бирде, чөнки кеше алдан белеп торса, үзен һәм якыннарын бу гамәлдән саклап кала алачак.
-
Хоккей тартмачыгы әзер
Тенеш поселогында хоккей тартмачыгы әзер. Укучылар һәм поселок балалары боз өстенә чыгу мөмкинлеге булу белән яраткан уеннарын уйный алачаклар.
-
Район мәктәпләрендә "Код сәгате" акциясе
Кичә районның барлык мәктәпләре "Код сәгате" бөтероссия акциясендә катнашты. Ул информатиканы өйрәнүнең бөтендөнья атналыгына һәм Россиядә информатика көненә багышланган иде. Ул барлык мәктәпләрдә 4-12 декабрьдә үткәрелә. Аның максаты - информатика һәм программалаштыруны өйрәнүгә яшьләрдә кызыксындыру формалаштыру һәм хуплау, шулай ук яшьләр күзлегендә ИТ-белгечләр абруен арттыру.
-
Беренче сыйныф укучысы көне
Кама Тамагы татар урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә районның туган якны өйрәнү музееда булдылар. Аларның күбесе музейда беренче тапкыр. Укучыларны Рәсимә Нәҗмиева каршы алды. Ул балаларны музей белән таныштырудан башлады, районыбыз тарихы турында сөйләде. Балалар экскурсия барышында күп кенә сораулар бирде.
-
Тәрбия сәгате
Олы Салтык урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Заһидуллина тәрбия сәгате үткәрде. Аның максаты - укучыларны тирә-яктагы гүзәллекне тоя, күрә белергә өйрәтү, аның кеше тормышындагы әһәмиятен билгеләү.
-
Билгесез солдат көне уңаеннан
Шушы көннәрдә район балалар китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен Билгесез солдат көненә багышланган батырлык дәресе үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга әлеге датаның Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелүе хакында сөйләделәр. Укучылар Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшкән солдатларның батырлыгы турында белделәр.
-
Район сыйныф сәгатендә катнашты
Олы Кариле урта мәктәбе укучысы Энҗе Сафина мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча аларның урынбасарлары, укучылар үзидарәсе һәм укучыларның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре өчен муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында үткәрелгән сыйныф сәгатендә катнашты. .
-
Дәүләт хезмәтләре порталында яңалык
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр портлында һәм "Услуги РТ" мобиль өстәмәдә түләүләр үткәргәндә алына торган 10 сум күләмендәге минималь комиссия бетерелде. Яңалыкның асылы шунда, элек кулланучылар газ өчен 100 сум түләгәндә 10 сум комиссия алынса, хәзер ул нибары 1 сум (яки түләүдән 1%) тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, портал һәм...
-
Игелек кылырга ашык
3 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне җәмәгатьчелек игътибары инвалидлар проблемасына, аларның казанышын, хокукларын, иминлеген яклауга һәм аларның хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар күрелә. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында РДКда мәдәният хезмәткәрләре, гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге әзерләгән чара үткәрелде. Балалар әкияти сәяхәткә кузгалды. Алар анда төрле әкияти...