1 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагында инвалидлар ункөнлеге хәйрия концерты белән башланды
Җыелган халык алдында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясап, аларга матур теләкләр һәм җылы сүзләр әйтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, музыка мәктәбе укучылары көче белән мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган концерт күрсәтелде. Чыгышларга ихласлык, җылылык хас иде, алар тамашачылар күңеленә үтеп керде....
-
Кама Тамагына РТ Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов эш сәфәре белән килде
Дүшәмбе көнне ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов районга эш сәфәре белән килде. Килүенең сәбәбе - Кама Тамагы Идел ярын ныгыту буенча эшләнгән һәм башкарыласы эшләргә бәя бирү.
-
Кама Тамагы салым түләүчегә ярдәмгә
Бүген федераль салым системасы салым түләүчеләргә җайлы булсын өчен www.nalog.ru сайтында Интернет-сервисларны актив кертә. Бүгенге көнгә шундый 39 Интернет-сервис эшли. Районда оешмаларның 95 проценты һәм шәхси эшмәкәрләрнең 72 проценты элемтәнең телекоммуникацион каналлары буенча салым хезмәтенә отчет бирә, районда яшәүчеләрнең 2 меңгән артыгы "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты"ннан файдалана.
-
Кама Тамагында 3сеннән 13нче декабрьгә кадәр «Әбүнәче ункөнлеге» үткәрелә
Бу көннәрдә район газетасына 493 сум 56 тиенгә язылып була. «Идел таңнары» («Волжские зори») әбүнәчеләре өчен арзанрак булачак. Барыгызны да почта элемтәсе бүлекчәләрендә көтеп калабыз. Подписканы хат ташучылар аша да, редакциягә килеп тә рәсмиләштерергә була.
-
Кама Тамагы балыкчылары, боз өстенә чыкмагыз
ГИМС хезмәткәрләре узган атнада Атабай ягыннан бозга 300дән артык кеше кергән дип хәбәр итте. Шуңа күрә һава мендәрендәге судно шимбәдән башлап, Идел елгасының сул як ярында кизү торды. Дүшәмбе көнне Кама Тамагы янында да 30га якын балык тотучы бозга кергән иде. Урыны белән бозның калынлыгы 10 см гына булса да,...
-
Максуд Юлдашев өйләнде!
Кичә, 29 ноябрьдә татар эстрадасының популяр җырчысы Максуд Юлдашевның туе булды. Максуд үзе бу хакта бөтен җир шарына сөйләргә теләмәсә дә, туйда булган дуслары интернет челтәренә мәҗлестән фотолар урнаштырырга өлгерде инде. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, Максудның үзенә шалтыраттык. "Туебыз Казан үзәгендәге ресторанда узды. Мәҗлескә 80ләп кунак килде, күпчелеге -...