Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Милләтпәрвәр шагыйрь

Лачыннар оя корган як, Тау ягым-туган ягым. Илләр гиздем, табалмадым, Мондый ямьле җир тагын. Хәмид Вәлиди Районыбыз - гүзәл Кама Тамагының шан-шәрифләре ерак-еракларга таралган. Район авылларында туып- үскән, татар әдәбияты сәнгате, мәдәниятенең төрле чорларында игелекле эш күрсәткән олуг шәхесләребез бихисап. Фатих Халиди, Ибраһим Гази, драматурглар Мөхәммәд Әблиев, Туфан Миңнуллин, Рәдиф...

Лачыннар оя корган як,
Тау ягым-туган ягым.
Илләр гиздем,
табалмадым,
Мондый ямьле җир тагын.
Хәмид Вәлиди
Районыбыз - гүзәл Кама Тамагының шан-шәрифләре ерак-еракларга таралган. Район авылларында туып- үскән, татар әдәбияты сәнгате, мәдәниятенең төрле чорларында игелекле эш күрсәткән олуг шәхесләребез бихисап. Фатих Халиди, Ибраһим Гази, драматурглар Мөхәммәд Әблиев, Туфан Миңнуллин, Рәдиф Сәгъди, шагыйрь Габдрахман Сөнгати, шагыйрь һәм журналист Ислам Беляев.... санап китсәң бихисап! Һәм шуларның тагын берсе, кызыклы язмыш иясе, шагыйрь Хәмид ага Вәлиди.
талантлы, динле, иманлы «халкым, милләтем», дип җан атучы мөхтәрәм зат, зур ихтирамга лаек кеше ул.
14 ноябрь көне Туфан Миңнуллин музеенда шагыйрь, якташыбыз Хәмид ага Вәлидинең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә булды. Кичәгә аның иҗатын яратучылар, авылдашлары, район мәктәпләренең татар теле укытучылары, укучылар, китапханәчеләр зал тутырып килгән иде. Аны хакимият башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин юбилярны котлау сүзе белән ачты. "Без Сезне татар шигъриятен үстерүгә үзегездән зур өлеш керткән, бөтен җаныгыз-тәнегез белән халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, буыннарга җиткерергә тырышучы шәхес, кеше күңеленең иң саф, изге хисләрен, тирән кичерешләрен шигъри юллар аша ачып бирүче, матур әдәбият аша яшь буынны тәрбияләүче остаз буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Сезнең-республикада танылган шагыйрьнең, райондашыбыз булуы белән чын күңелдән горурланабыз»- , диде ул. Хәмид аганың һәрвакыт район тормышы белән кызыксынып, аралашып яшәвен билгеләп үтте. Хакимият башлыгының котлавын, изге теләкләрен җиткерде, истәлек бүләге тапшырды.
Язучылар Союзына кермәсәләр дә, кайбер шагыйрьләр үзләренең үткен каләме белән тормышның тискәре якларын, милләтебез язмышына кагылышлы уй-фикерләрне, дөреслекне халыкка җиткерә, аңлата алалар. Әнә шундый дөнья шаукымы, базар фәлсәфәсенә бирешмәгән шагыйрьләрнең берсе ул Хәмид ага.
Бик яшьтән, мәктәпкә укырга кергәнче үк инде Хәмид шигырь белән дус була, шигъриятне сөю, күрәсең, анам сөте аша бишек җыры белән кергәндер, дип яза ул. Әле мәктәпкә кергәнче үк, аны шигырь сөйләргә сәхнәгә чакыра торган булганнар. "Олы Карамал авылы кешеләре, рәхмәт яусын үзләренә, Фәттах абзыйның төпчек улын, ягъни мине -- теге шигыреңне сөйлә әле дип, сәхнәгә чакыралар иде",-дип, горурлык хисе белән искә ала Хәмид ага. Ул 15 яшеннән Казанга авиация заводына эшкә килә. Ниндидер романтика эзләп түгел, ә әтисез калган гаиләсенә аз гына булса да ярдәм итү теләге китерә аны. Биредә җыючы-слесарь һөнәрен үзләштерә, гомере буе завод өчен янып-көеп намуслы хезмәт итә. Кичә барышында үзенең әти-әнисез калып узган үсмер еллары, күргән авырлыклары, гомере буе шәһәрдә торып та, күңеле белән һәрвакыт авылныкы булып калуы хакында сөйләгәндә Хәмид аганың үзенең дә, залда утыручыларның да күзләре яшьләнде. Туган авылын өзелеп яратканга, аннан бик иртә аерылып киткәнгәдер, шагыйрьнең туган якка, туган авылына багышланган шигырьләре аеруча күп. Аларда өзелеп сагыну, ярату, горурлану хисләре ярылып ята. Ә аларны аның үзеннән дә оста, хисле, ялкынлы итеп укучы юктыр ул. Кичәдә ул "Карамалым", "Туган туфрак" һәм башка күп шигырьләрен укыганда һәркемне әсир итте. Алга таба аның иҗаты хакында сөйләгәнче, яшьлек, иҗат башлангычы елларына күз салып узыйк әле.
...Тиздән Хәмитне армия сафларына алалар. Хезмәт итеп кайткач, ул Казанның кичке татар урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Бу елларда ул әдәбияттан азрак читләшеп тора. 60нчы еллар башында янә якты уй, изге теләк белән каләм тибрәтә башлый. Үзе эшләгән заводта "Алга" газетасы белән хезмәттәшлек итә. Иң беренче фатыйханы аңа 1967 елда татар халкының олуг галиме һәм әдибе Нәкый ага Исәнбәт биргән: "Тукаебыз өмет баглаган яшьләребезнең берсе бул, хөрмәтле яшь шагыйребез, Хәмид". Матбугат ишеген аңа беренчеләрдән булып "Чаян" журналы ача. Аннан "Сөембикә", "Казан утлары", "Татарстан яшьләре", "Безнең гәҗит", "Шәһри Казан" гәҗитләре ачык йөз белән каршы алалар. Хәмид ага республика матбугаты белән генә түгел, безнең 80 еллык тарихы булган район гәҗите белән дә гомере буе тыгыз элемтәдә яши, шигырь яратучыларны яңа иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Кичәдә сүз алып газетада озак еллар эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфика ханым Хәйруллина үзенең истәлекләре, Хәмид ага белән ике арадагы хезмәттәшлек турында сөйләде. Район үзәгенең хөрмәтле кешеләре - Мөнирә, Нурания, Гөлсинә абыстайлар шагыйрь сүзләренә мөнәҗәт әйттеләр, мәктәп укучылары, китапханә хезмәткәре Миләүшә Заһретдинова, укытучы Рушания Хәйруллина шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
Хәмид аганың тагын бер асыл сыйфаты турында әйтми мөмкин түгел. Ул гел яхшылык, изгелекләр генә кылып яшәргә омтыла, башкаларны да шуңа өнди. "Кеше иртән уянганда ук, бүген мин кемне сөендерим икән?" - дип, йокыдан торырга тиеш, сөендерә алмаса да, бу көнне дөньяда бер явызлык ким булыр, чөнки ул кеше үзе явызлык кылмый. Бу эшне мин башкармасам, кем эшләр, минем һәр яхшы шөгылем өчен әби-бабайларым рухы шат булсын дип яшим",-ди ул.
Шагыйрь райондашлары, туганнары, авылдашлары белән тыгыз элемтәдә тора. Аларның тормышы белән кызыксынып, ярдәм итеп яши. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү җитә, туган авылы Олы Карамалда мәчетнең булмавы борчый аны. Бу хакта "Авылдашка ачык хат" исемле шигыре аша да мөрәҗәгать итә. "Балкымаса иман нуры, яшәү булмый рәтле" дигән юлларны укыган авылдашлары да битараф калмый, әлбәттә. Ходайның рәхмәте белән бүген Олы Карамалда мәчет бинасы калкып чыкты. "Сезгә шатлыклы хәбәр җиткерәм, бүген авыл мәчетенең манарасын күтәреп, аен куеп килдек", дип сөенечен уртаклашты кичәгә килгән Хәмид аганың авылдашы, Олы Карамал ветераннар оешмасы рәисе Энҗекәй Галимова. Шулай ук ул үткәндәге хатирәләрне искә алып сөйләде, изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәчен - олуг язучыбыз Ибраһим Газинең "Онытылмас еллар" әсәрендә дә язылган Олы Карамал алма бакчаларында үскән -кәрҗине белән хуш исле алмаларны тапшырды. Бүләк дисәң дә бүләк бу! Хәмид аганың куанычы йөзенә чыкты, күчтәнәчен шунда ук залда утыручылар белән бүлеште. Фәрит Садыйков, Дамирә Сөләйманова юбиляр хөрмәтенә моңлы, матур җырлар башкардылар.
Шагыйрьнең гомер юлын яктырткан слайдларны карау да бик кызыклы, урынлы булды.
Әйе, Хәмид ага Вәлиди халык бәгыреннән үсеп чыккан шагыйрь. Күп шигырь китаплары авторы. Аның мактаулы һәм югары- «Милләт шагыйре» дигән исеме бар. Бу урында каләм әһелләренең, кайбер әдип-остазларның аның иҗатына карата уй-фикерләрен китереп үтү урынлы булыр. Рабит Батулла, Г.Исхакый бүләге иясе: «Хәмид Вәлиди- шагыйрь, милләтпәрвәр шагыйрь. Бер-бер шылт иткән вакыйга булды исә, аның шигыре әзер", Равил Фәйзуллин, Г.Тукай бүләге иясе: "Милләтпәрвәр шагыйрь Хәмид Вәлидигә ихтирамым зур", Зөлфәт, Г.Тукай бүләге иясе - "Милләтнең асыл улы, фидаи шагыйрьҗан", Резедә Ганиева, профессор: "Ислам дине кыйммәтләрен һәм милли рухны халыкка армый-талмый иңдерүче шагыйрь ул Хәмид Вәлиди", Фоат Галимуллин: "Хәмид - халкыбызның затлы улы һәм шагыйре, аның шигырьләрендә бер буш сүз юк». ("Казансу таңнары" газетасы, № 8, июль саны) Исемлекне әле озак дәвам итеп булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, яраталар, яратабыз Хәмид ага сезнең иҗатны, хөрмәт итәбез үзегезне! Сез- милләтебезнең тургае. Кичә шулкадәр дә эчкерсез, җылы, дустанә шартларда үтте, онытылмас матур тәэсирләр калдырды.
Кичә ахырында юбиляр үзе сүз алып бу якты, матур бәйрәмне оештыручылар - музей хезмәткәре, үз эшенең остасы, һәр чарага бай мәгълүмат туплап, кызыклы итеп үткәрүче Рәсимә Нәҗмиева, китапханә хезмәткәре Миләүшә Заһретдиновага, үзен зурлап зал тутырып килгән тамашачыларга рәхмәтен белдерде. Әле алда да, туган ягыбызда, барыбыз бергәләп күп юбилейларыгызны билгеләп үтәргә Ходай насыйп итсен, иҗат чишмәләрегез тулып торсын, Хәмид ага!

Мәгънәсе һәм шатлыгы
Тәнем җирдән булса, җаным күктән,
Кимсетмәгез минем җанымны.
Нур өстәргә тудым, ямь өстәргә,
Эзләмимен җирдә җайлыны.
Алганнан да битәр, тапканнан да,
Биралганым өчен сөенәм.
Өләшә алсам шатлык-сөенечләр,
Ташып чыга бәхет күңелемнән.
Табылып куя аңлаучылар мине,
Сирәк-мирәк кенә булса да,
Мәгънәсе һәм яшәү шатлыгы шул,
Гомер буе, күңелем, бул садә.
Күзләремә күчсен шул садә нур,
Йөзләремдә минем балкысын.
Уфтанмаска, сөенергә язсын,
Каршылаганда гомерем балкышын.
Тәне җирдән булса, җаны күктән,
Адәми зат шулай яралган.
Елап түгел, җырлап китсәм икән
Киткән чакта сезнең арадан.

Изге дога юлдашы
Шигырь-мәхәббәт җимеше,
Ул-яратудан туа.
Изге дога кебек шигырь,
Күңелнең керен юа.
Милли көй, милли шигырьләр
Затлы ак көмеш чыңы.
Шагырьнең хикмәтле сүзе-
Көчле яшен кыйпылчыгы.
Килде-китте сүзләр төяп,
Изге каләм йөгермәс.
Туган телне сөйгән җаннар,
Шигырьдән йөз чөермәс!
Яз, каләм, ни бар күңлеңдә,
Белмә арып-талуны.
Гамьле ләззәт, татлы ләззәт,
Мәхәбәттә януың.
Шигырь-мәхәббәт сагышы,
Гаҗәеп, татлы газап.
Шигырь-сихәт, шигырь-дәва,
Кәсептән булса, азат…

Япан кырда ялгыз учак...
Бик күпләрнең күңелендә ташлар ята,
Җылы сүзләр ул ташларны ватып ата.
Шигырьләрем, суынмагыз бер кайчан да,
Сез, яшәгез шул ташларны вата-вата.
Булырмын мин сезнең белән һәрвакытта,
Ходай кушса, изге эштә арып-талмам.
Ярлыкасын өчен Раббым милләтемне,
Үз сүземнең ялкыныннан янсам янам.
Бу януның нуры төшәр һәр күңелгә,
Булсам да мин япан кырда ялгыз учак.
Бәхет түгелмени, дустым, юлчыларны,
Җылынырга ераклардан дәшеп торсаң?!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев