ТАУЛАР...
(Туфан ага Миңнуллинга)
Очраштырды фәрештәләр әллә,
Көтмәгәндә, уйламаганда?
Җылыта икән җанны
йолдызлар да,
Кышкы төндә, юл уңмаганда.
Сизә иде күңел, тоя иде,
Дус-ишләргә юмартлыгыңны.
Ике куллап бүләк итеп бирдең,
"Кырларыңны-тугайларың"ны.
-Урманнары, тургайлары белән,
Булсын сиңа, дидең, тулаем.
"Ылгыма"ны оныта алмаганны,
Сизгәнсеңдер, якташ, мөгаен.
"Тау-ягы"ның
якты йолдызларын,
Төнлә түгел, көндез...