Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җирнең өс-башын алмашкан чагы

Октябрь ае. Урман буйлары... Көзнең төсләргә үтә бай чагы. Урман чуп-чуар: яшел чыршылар, Зирек кып-кызыл, каен сап-сары.

Октябрь ае.
Урман-кырлары.
Агач кулларын җилләр чишә дә
Яфрак сибелә,
Яфрак түгелә,
Яфрак җәелә,
Яфрак түшәлә.


Октябрь ае.
Урман юллары.
Чыршылар яшел, каеннар сары.
Кайсы чишенә, кайсы киенә -
Җирнең өс-башын алмашкан чагы.
Клара Булатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев