Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шигърият почмагы

ТАУЛАР... (Туфан ага Миңнуллинга) Очраштырды фәрештәләр әллә, Көтмәгәндә, уйламаганда? Җылыта икән җанны йолдызлар да, Кышкы төндә, юл уңмаганда. Сизә иде күңел, тоя иде, Дус-ишләргә юмартлыгыңны. Ике куллап бүләк итеп бирдең, "Кырларыңны-тугайларың"ны. -Урманнары, тургайлары белән, Булсын сиңа, дидең, тулаем. "Ылгыма"ны оныта алмаганны, Сизгәнсеңдер, якташ, мөгаен. "Тау-ягы"ның якты йолдызларын, Төнлә түгел, көндез...

ТАУЛАР...

(Туфан ага Миңнуллинга)
Очраштырды фәрештәләр әллә,
Көтмәгәндә, уйламаганда?
Җылыта икән җанны
йолдызлар да,
Кышкы төндә, юл уңмаганда.
Сизә иде күңел, тоя иде,
Дус-ишләргә юмартлыгыңны.
Ике куллап бүләк итеп бирдең,
"Кырларыңны-тугайларың"ны.
-Урманнары, тургайлары белән,
Булсын сиңа, дидең, тулаем.
"Ылгыма"ны оныта алмаганны,
Сизгәнсеңдер, якташ, мөгаен.
"Тау-ягы"ның
якты йолдызларын,
Төнлә түгел, көндез күрәмен.
(әйтеп тормыйм, зифа каеннарын,
Көн аралаш төшемә кергәнен)
"Тенеш урманы"нда "әйлән-бәйлән"
"Борсык-тау"ларында рәшә.
Гаҗәп таулар... барча хәзинәсен
Гомер буе юмарт өләшә.
Шул таулардай минем якташларым,
-Үзебезгә калмый, димиләр.
"Ходай каргаган як"-
"Тау-ягы"-дип,
Безнең якны юкка тиргиләр.
"Тау ягы"на атап, пьеса язсаң,
Нахак сүздән котылыр идек тә.
Аңлый, диләр, акчарлаклар телен,
-Йөзеп үсте, диләр, Иделдә.

НУРЛЫ ШӘМ

(Якташым "Идел таңнары" гәҗитенә 80 ел тулу уңаеннан)
"Кызыл Байрак", "Идел таңы..."
Туган төбәк гәҗите
Үзгәртелсә дә исемең
Үзең бит шул ук җисем.
Халыкка хезмәт итүдә
Таптың, син, яшәү ямен
Котлы-мөбарәкбад булсын
Бүгенге юбилеең
Печәнен дә, син, чаптың,
Урагын да, син, урдың
Белми алны-ялны эшләп,
Күп батырлык тудырдың.
Рудникта чыгардың таш,
Урманын да, син, кистең
Дәү хезмәттә ярыша-ярыша
Син район белән үстең.
МТСлар да төзедең
Һәм ындыр табакларын
Сугардың мәгърифәт илә,
Бар Кама-Тамакларын,
Нурлы шәм булып күпләргә,
Яктырттың тормыш юлын
-Үземә әз тия, димәдең
Бүлештең барын-югын.
Каләмең кулдан төшерми
Көрәштең хаклык яклап
Торасың сиксән ел буе
"Ана теле" безне саклап.
Каләмдәшләрне үстердең
Канатлар куя-куя
Узса да сиксән ел гомер
Җылыңны күңел тоя
Сүрелми сәлам-хәбәрең
Һәр күңелгә ирешсен
Әбүнәчең йөзләп түгел
Меңләп-меңләп үрчесен
Киңәшче дә, ярдәмче дә
Акыллы-җитди остаз
Төнең булсын ай-йолдызлы
Көннәрең булсын аяз!

СУЛМАСЫН КҮҢЕЛ ГӨЛЕ

Күңел түрләрен толларның
Биләгән бозлы болыт,
Кагылса җылы бер караш,
Тама күз яше булып.
Кителсә боз кыйпылчыгы,
Җиңеләя сулыш алу.
Иңнәрдән авыр йөк төшә,
Онытыла арып-талу.
Җырларым, кайнар хисләрем,
Толларны юатыгыз.
Җылынсын бозлы күңелләр
Җырлатып... елатыгыз.
Күз яше күңел сугара,
Күңелләр чәчәк атсын.
Хәсрәтеннән куркытылган
Бәхет кошы да кайтсын.
Яшәве кыен кемгә дә,
Бозланган күңел белән.
-Бераз булса да эретим, дип,
Толлар янына киләм.
Кителеп боз кыйпылчыгы,
Кунды берчак учыма.
Санасам толлар исәбен,
Чыгалмыймын очына.
Саныйм бармаклар җиткәнче,
Аннан соңрак буталам.
Тол күңелләргә ярдәмне
Итче үзең, йә Аллаһ.

БӘХЕТ ЧӘЧӘГЕ

Бәхет мизгелләп җыела,
Тотып ала бел генә.
Ике бәхет килми бергә,
Икедән берсе генә.
Сөен берсе килгәнгә дә,
Үтмәгәнгә читләтеп.
Янәшәдә хәсрәт йөри,
Ябынып кара чикмәнен.
Ике бәхетнең, мөгаен,
Берсен ул кала урлап.
Уңган бәндәне юньсезләр,
Яшәгән кебек хурлап.
Әзгә сөенә белүченең
Үрчи бәхете, үсә.
Килгәне дә кире китә,
Булган бәхетен кимсенсә.
-Китмәсен!-дип, килгән бәхет,
Ике куллап күрешик.
Гел килеп торсынга бәхет,
Кунак-кунак йөрешик.
Күрешкәнче сәлам килә,
Сәлам-Ходай бүләге.
Сәлам-кышта җан җылыта,
Эссе җәйдә-күләгә.
Ризык арта кунак килсә,
Табын түре ямьләнә.
Китеп бармый килгән бәхет,
Йортка тиз ияләнә.
Ияләшә, тамыр җәя,
Сөендереп чәчкә ата.
Саклый белсәң шул чәчкәсен,
Бәхет көн саен арта.
Сынап кара иренмичә
Әмма, сабырсызланма.
-Бәхетем чәчәк атсын, дисәң,
Таң йокыңны кызганма.

ИЛДӘ НИЛӘР БАР ИКӘН...

Туган якка кайтып-килми яшәү
Күңелләргә сагыш саптыра.
Ыгы-зыгы тулы бу тормышта
Берәр сәбәп гел чыгып тора.
-Язын кайтып, күреп киләм, дисәң,
Юл өзеге чала аякны.
Һәм күрергә кала төштә генә,
Карлар эреп, ташу акканны.
Җәйгә кайтам, җиләк өлгергәндә,
Болыннарда йөрим, дигәндә,
Әйтми калсаң,
Аллаһ боерса, дип,
Дүрт-биш сәбәп туа кимендә.
Көзен кайтам, кайтмый һич ярамый,
Бәрәңгеләр алган чакларда.
Шул вакытта булышмыйча калсаң,
Үз-үзеңне ничек акларга?!
Үч иткәндәй бер-бер сәбәп
чыгып,
Бу юлы да киссә сукмакны,
Җиңелерәк булыр иде, бәлки,
Оятыңнан йоту уклауны.
Ярар инде, кышын бер кайтырмын,
Кыш айлары бездә бик озын.
Ишетелә өн:- җүләр мәллә соң, син,
Көрткә батып йөри кем кышын?!
Бер-бер артлы көннәр уза торгач,
Үтә айлар, үтә елы да.
Кайтылмагач былтыр, сыкрый күңел,
Кайтып булмас кебек быел да.
Күмер чапкан, арый белмәгән җан,
Сагыш йөген алмый күтәрә.
Күңеле аның туган якта яши,
Ә гомерен читтә үткәрә.
-Исән чакта кайтап килалмадым
Сөягем кайтсын илгә... соңгы сүз.
Илдә калучылар нихәлләрдә?
Акка буямыйча бәйнә-бәйнә,
Кызыл катнаштырмый сөйләгез.

СӘЛАМ - СҮЗНЕҢ КАНАТЫ

Сәламләсәм авылымны,
Ул да мине сәламли.
-Дүрт-биш елга бер кайт, дими,
Ай саен кайтып-кил!-ди.
Хуш исле бакчалар язын,
Шау чәчәк аткан чакта.
Яшьлекне искә төшереп,
Былбыл сайраган чакта.
Үлән үсеп җиткәч җәйдә,
Ир-ат печән чапканда.
Учак ягып, төне буе,
Кыйсса-әкият сатканда.
Кайтып килергә тырыш көз,
Өлгереп җиткәч алмалар.
Һәм иренмә кайт тагын бер,
Бәрәңгеләр алганда.
Түзмәссең кайтмый кыш көне,
Кар-буранда аунарга.
Ат җигеп кузлы чанага,
Авылны бер урарга.
Чакырган җиргә-баралар,
Шәригать шулай куша.
И, хыялый бәндә, димәгез,
Хыял тормышка аша
Сәлам йөрсен ике арада,
Сәлам-сүзнең канаты.
Авыл-уртак әнкәй, әйтмәс:
-Бу, дип, тагын ник кайтты?
Кайтып-килеп йөргән улын
Авыл күбрәк үз итә.
Сәламләшеп һәм күрешеп,
Яшәүләргә ни җитә.
...Чыннан шулай, чыннап мәгәр...


Таулар...

(Туфан ага Миңнуллинга)
Очраштырды фәрештәләр әллә,
Көтмәгәндә, уйламаганда?
Җылыта икән җанны
йолдызлар да,
Кышкы төндә, юл уңмаганда.
Сизә иде күңел, тоя иде,
Дус-ишләргә юмартлыгыңны.
Ике куллап бүләк итеп бирдең,
"Кырларыңны-тугайларың"ны.
-Урманнары, тургайлары белән,
Булсын сиңа, дидең, тулаем.
"Ылгыма"ны оныта алмаганны,
Сизгәнсеңдер, якташ, мөгаен.
"Тау-ягы"ның
якты йолдызларын,
Төнлә түгел, көндез күрәмен.
(әйтеп тормыйм,
зифа каеннарын,
Көн аралаш төшемә кергәнен)
"Тенеш урманы"нда
"әйлән-бәйлән"
"Борсык-тау"ларында рәшә.
Гаҗәп таулар... барча хәзинәсен
Гомер буе юмарт өләшә.
Шул таулардай
минем якташларым,
-Үзебезгә калмый, димиләр.
"Ходай каргаган як"-
"Тау-ягы"-дип,
Безнең якны юкка тиргиләр.
"Тау ягы"на атап, пьеса язсаң,
Нахак сүздән котылыр идек тә.
Аңлый, диләр,
акчарлаклар телен,
-Йөзеп үсте, диләр, Иделдә.

Нурлы шәм

(Якташым "Идел таңнары" гәҗитенә 80 ел тулу уңаеннан)
"Кызыл Байрак", "Идел таңы..."
Туган төбәк гәҗите
Үзгәртелсә дә исемең
Үзең бит шул ук җисем.
Халыкка хезмәт итүдә
Таптың, син, яшәү ямен
Котлы-мөбарәкбад булсын
Бүгенге юбилеең
Печәнен дә, син, чаптың,
Урагын да, син, урдың
Белми алны-ялны эшләп,
Күп батырлык тудырдың.
Рудникта чыгардың таш,
Урманын да, син, кистең
Дәү хезмәттә ярыша-ярыша
Син район белән үстең.
МТСлар да төзедең
Һәм ындыр табакларын
Сугардың мәгърифәт илә,
Бар Кама-Тамакларын,
Нурлы шәм булып күпләргә,
Яктырттың тормыш юлын
-Үземә әз тия, димәдең
Бүлештең барын-югын.
Каләмең кулдан төшерми
Көрәштең хаклык яклап
Торасың сиксән ел буе
"Ана теле" безне саклап.
Каләмдәшләрне үстердең
Канатлар куя-куя
Узса да сиксән ел гомер
Җылыңны күңел тоя
Сүрелми сәлам-хәбәрең
Һәр күңелгә ирешсен
Әбүнәчең йөзләп түгел
Меңләп-меңләп үрчесен
Киңәшче дә, ярдәмче дә
Акыллы-җитди остаз
Төнең булсын ай-йолдызлы
Көннәрең булсын аяз!

Сулмасын күңел гөле
Күңел түрләрен толларның
Биләгән бозлы болыт,
Кагылса җылы бер караш,
Тама күз яше булып.
Кителсә боз кыйпылчыгы,
Җиңеләя сулыш алу.
Иңнәрдән авыр йөк төшә,
Онытыла арып-талу.
Җырларым, кайнар хисләрем,
Толларны юатыгыз.
Җылынсын бозлы күңелләр
Җырлатып... елатыгыз.
Күз яше күңел сугара,
Күңелләр чәчәк атсын.
Хәсрәтеннән куркытылган
Бәхет кошы да кайтсын.
Яшәве кыен кемгә дә,
Бозланган күңел белән.
-Бераз булса да эретим, дип,
Толлар янына киләм.
Кителеп боз кыйпылчыгы,
Кунды берчак учыма.
Санасам толлар исәбен,
Чыгалмыймын очына.
Саныйм бармаклар җиткәнче,
Аннан соңрак буталам.
Тол күңелләргә ярдәмне
Итче үзең, йә Аллаһ.

Бәхет чәчәге

Бәхет мизгелләп җыела,
Тотып ала бел генә.
Ике бәхет килми бергә,
Икедән берсе генә.
Сөен берсе килгәнгә дә,
Үтмәгәнгә читләтеп.
Янәшәдә хәсрәт йөри,
Ябынып кара чикмәнен.
Ике бәхетнең, мөгаен,
Берсен ул кала урлап.
Уңган бәндәне юньсезләр,
Яшәгән кебек хурлап.
Әзгә сөенә белүченең
Үрчи бәхете, үсә.
Килгәне дә кире китә,
Булган бәхетен кимсенсә.
-Китмәсен!-дип, килгән бәхет,
Ике куллап күрешик.
Гел килеп торсынга бәхет,
Кунак-кунак йөрешик.
Күрешкәнче сәлам килә,
Сәлам-Ходай бүләге.
Сәлам-кышта җан җылыта,
Эссе җәйдә-күләгә.
Ризык арта кунак килсә,
Табын түре ямьләнә.
Китеп бармый килгән бәхет,
Йортка тиз ияләнә.
Ияләшә, тамыр җәя,
Сөендереп чәчкә ата.
Саклый белсәң шул чәчкәсен,
Бәхет көн саен арта.
Сынап кара иренмичә
Әмма, сабырсызланма.
-Бәхетем чәчәк атсын, дисәң,
Таң йокыңны кызганма.

Илдә ниләр бар икән...
Туган якка кайтып-килми яшәү
Күңелләргә сагыш саптыра.
Ыгы-зыгы тулы бу тормышта
Берәр сәбәп гел чыгып тора.
-Язын кайтып, күреп киләм,
дисәң,
Юл өзеге чала аякны.
Һәм күрергә кала төштә генә,
Карлар эреп, ташу акканны.
Җәйгә кайтам, җиләк өлгергәндә,
Болыннарда йөрим, дигәндә,
Әйтми калсаң,
Аллаһ боерса, дип,
Дүрт-биш сәбәп туа кимендә.
Көзен кайтам,
кайтмый һич ярамый,
Бәрәңгеләр алган чакларда.
Шул вакытта
булышмыйча калсаң,
Үз-үзеңне ничек акларга?!
Үч иткәндәй бер-бер сәбәп
чыгып,
Бу юлы да киссә сукмакны,
Җиңелерәк булыр иде, бәлки,
Оятыңнан йоту уклауны.
Ярар инде,
кышын бер кайтырмын,
Кыш айлары бездә бик озын.
Ишетелә өн:- җүләр мәллә соң,
син,
Көрткә батып йөри кем кышын?!
Бер-бер артлы көннәр уза
торгач,
Үтә айлар, үтә елы да.
Кайтылмагач былтыр,
сыкрый күңел,
Кайтып булмас кебек быел да.
Күмер чапкан,
арый белмәгән җан,
Сагыш йөген алмый күтәрә.
Күңеле аның туган якта яши,
Ә гомерен читтә үткәрә.
-Исән чакта кайтап килалмадым
Сөягем кайтсын илгә...
соңгы сүз.
Илдә калучылар нихәлләрдә?
Акка буямыйча бәйнә-бәйнә,
Кызыл катнаштырмый сөйләгез.

Сәлам - сүзнең канаты

Сәламләсәм авылымны,
Ул да мине сәламли.
-Дүрт-биш елга бер кайт, дими,
Ай саен кайтып-кил!-ди.
Хуш исле бакчалар язын,
Шау чәчәк аткан чакта.
Яшьлекне искә төшереп,
Былбыл сайраган чакта.
Үлән үсеп җиткәч җәйдә,
Ир-ат печән чапканда.
Учак ягып, төне буе,
Кыйсса-әкият сатканда.
Кайтып килергә тырыш көз,
Өлгереп җиткәч алмалар.
Һәм иренмә кайт тагын бер,
Бәрәңгеләр алганда.
Түзмәссең кайтмый кыш көне,
Кар-буранда аунарга.
Ат җигеп кузлы чанага,
Авылны бер урарга.
Чакырган җиргә-баралар,
Шәригать шулай куша.
И, хыялый бәндә, димәгез,
Хыял тормышка аша
Сәлам йөрсен ике арада,
Сәлам-сүзнең канаты.
Авыл-уртак әнкәй, әйтмәс:
-Бу, дип, тагын ник кайтты?
Кайтып-килеп йөргән улын
Авыл күбрәк үз итә.
Сәламләшеп һәм күрешеп,
Яшәүләргә ни җитә.
...Чыннан шулай, чыннап мәгәр...


ТАУЛАР...

(Туфан ага Миңнуллинга)
Очраштырды фәрештәләр әллә,
Көтмәгәндә, уйламаганда?
Җылыта икән җанны
йолдызлар да,
Кышкы төндә, юл уңмаганда.
Сизә иде күңел, тоя иде,
Дус-ишләргә юмартлыгыңны.
Ике куллап бүләк итеп бирдең,
"Кырларыңны-тугайларың"ны.
-Урманнары, тургайлары белән,
Булсын сиңа, дидең, тулаем.
"Ылгыма"ны оныта алмаганны,
Сизгәнсеңдер, якташ, мөгаен.
"Тау-ягы"ның
якты йолдызларын,
Төнлә түгел, көндез күрәмен.
(әйтеп тормыйм,
зифа каеннарын,
Көн аралаш төшемә кергәнен)
"Тенеш урманы"нда
"әйлән-бәйлән"
"Борсык-тау"ларында рәшә.
Гаҗәп таулар... барча хәзинәсен
Гомер буе юмарт өләшә.
Шул таулардай
минем якташларым,
-Үзебезгә калмый, димиләр.
"Ходай каргаган як"-
"Тау-ягы"-дип,
Безнең якны юкка тиргиләр.
"Тау ягы"на атап, пьеса язсаң,
Нахак сүздән котылыр идек тә.
Аңлый, диләр,
акчарлаклар телен,
-Йөзеп үсте, диләр, Иделдә.

НУРЛЫ ШӘМ

(Якташым "Идел таңнары" гәҗитенә 80 ел тулу уңаеннан)
"Кызыл Байрак", "Идел таңы..."
Туган төбәк гәҗите
Үзгәртелсә дә исемең
Үзең бит шул ук җисем.
Халыкка хезмәт итүдә
Таптың, син, яшәү ямен
Котлы-мөбарәкбад булсын
Бүгенге юбилеең
Печәнен дә, син, чаптың,
Урагын да, син, урдың
Белми алны-ялны эшләп,
Күп батырлык тудырдың.
Рудникта чыгардың таш,
Урманын да, син, кистең
Дәү хезмәттә ярыша-ярыша
Син район белән үстең.
МТСлар да төзедең
Һәм ындыр табакларын
Сугардың мәгърифәт илә,
Бар Кама-Тамакларын,
Нурлы шәм булып күпләргә,
Яктырттың тормыш юлын
-Үземә әз тия, димәдең
Бүлештең барын-югын.
Каләмең кулдан төшерми
Көрәштең хаклык яклап
Торасың сиксән ел буе
"Ана теле" безне саклап.
Каләмдәшләрне үстердең
Канатлар куя-куя
Узса да сиксән ел гомер
Җылыңны күңел тоя
Сүрелми сәлам-хәбәрең
Һәр күңелгә ирешсен
Әбүнәчең йөзләп түгел
Меңләп-меңләп үрчесен
Киңәшче дә, ярдәмче дә
Акыллы-җитди остаз
Төнең булсын ай-йолдызлы
Көннәрең булсын аяз!

СУЛМАСЫН КҮҢЕЛ ГӨЛЕ
Күңел түрләрен толларның
Биләгән бозлы болыт,
Кагылса җылы бер караш,
Тама күз яше булып.
Кителсә боз кыйпылчыгы,
Җиңеләя сулыш алу.
Иңнәрдән авыр йөк төшә,
Онытыла арып-талу.
Җырларым, кайнар хисләрем,
Толларны юатыгыз.
Җылынсын бозлы күңелләр
Җырлатып... елатыгыз.
Күз яше күңел сугара,
Күңелләр чәчәк атсын.
Хәсрәтеннән куркытылган
Бәхет кошы да кайтсын.
Яшәве кыен кемгә дә,
Бозланган күңел белән.
-Бераз булса да эретим, дип,
Толлар янына киләм.
Кителеп боз кыйпылчыгы,
Кунды берчак учыма.
Санасам толлар исәбен,
Чыгалмыймын очына.
Саныйм бармаклар җиткәнче,
Аннан соңрак буталам.
Тол күңелләргә ярдәмне
Итче үзең, йә Аллаһ.

БӘХЕТ ЧӘЧӘГЕ

Бәхет мизгелләп җыела,
Тотып ала бел генә.
Ике бәхет килми бергә,
Икедән берсе генә.
Сөен берсе килгәнгә дә,
Үтмәгәнгә читләтеп.
Янәшәдә хәсрәт йөри,
Ябынып кара чикмәнен.
Ике бәхетнең, мөгаен,
Берсен ул кала урлап.
Уңган бәндәне юньсезләр,
Яшәгән кебек хурлап.
Әзгә сөенә белүченең
Үрчи бәхете, үсә.
Килгәне дә кире китә,
Булган бәхетен кимсенсә.
-Китмәсен!-дип, килгән бәхет,
Ике куллап күрешик.
Гел килеп торсынга бәхет,
Кунак-кунак йөрешик.
Күрешкәнче сәлам килә,
Сәлам-Ходай бүләге.
Сәлам-кышта җан җылыта,
Эссе җәйдә-күләгә.
Ризык арта кунак килсә,
Табын түре ямьләнә.
Китеп бармый килгән бәхет,
Йортка тиз ияләнә.
Ияләшә, тамыр җәя,
Сөендереп чәчкә ата.
Саклый белсәң шул чәчкәсен,
Бәхет көн саен арта.
Сынап кара иренмичә
Әмма, сабырсызланма.
-Бәхетем чәчәк атсын, дисәң,
Таң йокыңны кызганма.

ИЛДӘ НИЛӘР БАР ИКӘН...
Туган якка кайтып-килми яшәү
Күңелләргә сагыш саптыра.
Ыгы-зыгы тулы бу тормышта
Берәр сәбәп гел чыгып тора.
-Язын кайтып, күреп киләм,
дисәң,
Юл өзеге чала аякны.
Һәм күрергә кала төштә генә,
Карлар эреп, ташу акканны.
Җәйгә кайтам, җиләк өлгергәндә,
Болыннарда йөрим, дигәндә,
Әйтми калсаң,
Аллаһ боерса, дип,
Дүрт-биш сәбәп туа кимендә.
Көзен кайтам,
кайтмый һич ярамый,
Бәрәңгеләр алган чакларда.
Шул вакытта
булышмыйча калсаң,
Үз-үзеңне ничек акларга?!
Үч иткәндәй бер-бер сәбәп
чыгып,
Бу юлы да киссә сукмакны,
Җиңелерәк булыр иде, бәлки,
Оятыңнан йоту уклауны.
Ярар инде,
кышын бер кайтырмын,
Кыш айлары бездә бик озын.
Ишетелә өн:- җүләр мәллә соң, син,
Көрткә батып йөри кем кышын?!
Бер-бер артлы көннәр уза торгач,
Үтә айлар, үтә елы да.
Кайтылмагач былтыр,
сыкрый күңел,
Кайтып булмас кебек быел да.
Күмер чапкан,
арый белмәгән җан,
Сагыш йөген алмый күтәрә.
Күңеле аның туган якта яши,
Ә гомерен читтә үткәрә.
-Исән чакта кайтап килалмадым
Сөягем кайтсын илгә...
соңгы сүз.
Илдә калучылар нихәлләрдә?
Акка буямыйча бәйнә-бәйнә,
Кызыл катнаштырмый сөйләгез.

СӘЛАМ - СҮЗНЕҢ КАНАТЫ

Сәламләсәм авылымны,
Ул да мине сәламли.
-Дүрт-биш елга бер кайт, дими,
Ай саен кайтып-кил!-ди.
Хуш исле бакчалар язын,
Шау чәчәк аткан чакта.
Яшьлекне искә төшереп,
Былбыл сайраган чакта.
Үлән үсеп җиткәч җәйдә,
Ир-ат печән чапканда.
Учак ягып, төне буе,
Кыйсса-әкият сатканда.
Кайтып килергә тырыш көз,
Өлгереп җиткәч алмалар.
Һәм иренмә кайт тагын бер,
Бәрәңгеләр алганда.
Түзмәссең кайтмый кыш көне,
Кар-буранда аунарга.
Ат җигеп кузлы чанага,
Авылны бер урарга.
Чакырган җиргә-баралар,
Шәригать шулай куша.
И, хыялый бәндә, димәгез,
Хыял тормышка аша
Сәлам йөрсен ике арада,
Сәлам-сүзнең канаты.
Авыл-уртак әнкәй, әйтмәс:
-Бу, дип, тагын ник кайтты?
Кайтып-килеп йөргән улын
Авыл күбрәк үз итә.
Сәламләшеп һәм күрешеп,
Яшәүләргә ни җитә.
...Чыннан шулай, чыннап мәгәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев