Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Аның шигырьләре җырлап тора

    Үзалдыбызга көйләп йөргән яраткан җырыбызны без кем башкаруын яхшы беләбез. Ә ничек туган ул җыр? Нинди хисләр аны иҗат итәргә этәргән? Әлеге җырга "тормыш бүләк итүче" кем? Ул нинди? Без бу хакта бик сирәк уйланабыз. Ул гап-гади хатын-кыз... Укытучы булып эшләгән. 4 бала анасы, гаилә башлыгы. Тормыш дилбегәсен кулда нык...

    Үзалдыбызга көйләп йөргән яраткан җырыбызны без кем башкаруын яхшы беләбез. Ә ничек туган ул җыр? Нинди хисләр аны иҗат итәргә этәргән? Әлеге җырга "тормыш бүләк итүче" кем? Ул нинди? Без бу хакта бик сирәк уйланабыз.
    Ул гап-гади хатын-кыз... Укытучы булып эшләгән. 4 бала анасы, гаилә башлыгы. Тормыш дилбегәсен кулда нык тоткан ханым.Соңгы елларда актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Бүген аның 5 меңнән артык җыр тексты бар. Әйтерсең, үзеннән-үзе көй сорап торган шигырьләрне язу аңа бер ни тормый. Башкалар белән чагыштырганда, иҗатка ул шактый соң килде. Тик шунысы сөендерә: аның куен дәфтәренә язылган шигырьләре караңгы почмакта тузан җыеп ятмый, ә тамашачының яраткан җырларына әверелә бара.
    "Җаныкаем, җанашым,
    Сиңа төбәп карашым,
    Гомер буе янәшәңдә,
    Килә минем барасым..."
    Яки
    "Җиде юл чатында басып торам.
    Алга микән, артка атларга?
    Ни диярсең, мине язмыш җиле
    Алып китсә әллә кайларга?"
    Таныш юллар... Шулай бит? Әңгәмәдәшебез-Чаллы авылында яшәп иҗат итүче, әлеге һәм башка шактый матур җырлар авторы Гөлфия Шакирова белән якыннанрак танышыйк.
    -Гөлфия апа, белүемчә, Сез иҗат белән күпмедер тормыш тәҗрибәсе туплагач кына шөгыльләнә башладыгыз. Бу уйлап эшләнгән адым идеме? Әллә язмышка шулай язылган булдымы?
    -Әйе шул... Кечкенәдән шигырьләр язу осталыгы булса да, чынлап торып иҗат белән шөгыльләнү соң башланды. Бер-бер артлы 4 бала, күрше авылга җәяү йөреп эшләү, тормыш мәшәкатьләре бу нәрсәне бөтенләй томалап торганнар, күрәсең. Мин яза идем, тик үзем өчен генә. Уйламаганда, язмыш мине Буа якларына алып китте. Менә шунда инде иҗатка юл ачылды. Иң беренче булып Рафаэль Латыйпов башкаруында "Бәхетле бул!" дигән җыр дөнья күрде. Менә шул көннән башлап, мин күбрәк җыр текстлары язам.
    -Сез шактый җырлар авторы. Тамашачыга аеруча ошаган җырларыгызны атый алырсызмы?
    -Бүгенге көндә минем 5 меңнән артык җыр текстым бар. Һәрбер җырның үз тыңлаучысы. Һәр кеше үзенең эчке дөньясына якын булган кичерешләрне тасвирлаган текстларны якын итә. Мин тамашачы яратып тыңлый торган түбәндәге җырларны санап китәр идем: Лилиана Ирназарова башкаруындагы "Мин җыр булып кайтырмын", Фәрит Таишев һәм Наил Табанаков репертуарындагы "Җиде юл чатында" (ике төрле көй язылган), Чәчкә, Наил Табанаков җырлый торган "Җибәр мине", Алинә Сафиуллина- Рәсим Низамов дуэты башкаруында "Гашыйклар тавында", Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева башкаруында "Җанашым" (Татар җыры-2010"да иң яхшы дуэт номинациясендә җиңде) җыры, Ринат Рәхмәтуллин "Чакыр гына мине" җыры, Илназ Минвәлиев "Кырау алды сөю гөлләрен", Эльнара Нурмөхәммәтова җырлый торган "Нигә?", Ләбибә Хуҗиәхмәтованың "Туган көн" җырлары. Алар бик күп... Көн саен диярлек яңа җырлар туып тора. Татарстанда гына түгел, тугандаш Башкортстан Республикасында да, илебезнең төрле төбәкләрендә яши торган татар җырчылары, композиторлары белән тыгыз элемтәдә... Һәм яңадан-яңа җырлар иҗат ителә.
    -Заказга еш язуыгызны беләм. Авыр түгелме?
    -Соңгы елларда мин күп вакытны заказлар белән эшлим. Студияләрдән һәм композиторлардан алган әзер көйгә сүзләр язам. Яисә берәр тема әйтәләр, шуңа язарга туры килә. Бу- бик авыр эш. Кешегә яраклы, ул теләгән теманы ачып бирү зур осталык сорый. Ләкин шунысы үзенчәлекле: ул кеше аны җырлаячак, һәм озын гомерле җыр булу мөмкинлеге бар аның.
    -Хит булырдай текстлар ничек туа? Сезнең шигырьләрегезне башкаручы җырчылар Сезнең шигырьгә салган халәтегезне җиткерә аламы? Язылган музыкадан канәгатьме сез?
    -Хит булырдай җыр булсын өчен, иң беренче, мәгънәле сүзләр кирәктер дип беләм. Аннары күңелнең тирән кылларын тибрәтерлек, йөрәккә үтеп керерлек көй һәм сыйфатлы аранжировка. Һәм дә инде шуларны тамашачыга җиткереп бирүче җырчы. Мәсәлән, "Җанашым" җырын гына алыйк. Юрий Федоров текст сүзләренә тәңгәл килерлек, тыңлап-тыңлап та туйдырмый торган көй язган. Ләйсәннең чишмә кебек челтерәп торган тавышына Булатның шаян образы һәм үзенчәлекле тавышы килеп кушыла. Клиплары да бик матур чыккан. Чынлап та, монда "җанашым" сүзенең мәгънәсе тулысы белән ачыла.
    -Шигырьләр кайчан җиңел языла?
    -Шигырь язу, җыр текстлары язу миңа җиңел бирелә. Ләкин бәетләр язу авыр эш. Мин күбрәк заказлар белән эшләгәч, шуны әйтә алам: иң күп заказ - котлаулар (туган көн, туй-юбилейлар, төрле бәйрәмгә карата) һәм мәхәббәт темасы. Ә яшь егетләр, кызлар өчен мәхәббәт һәм хыянәт темалары күбрәк кирәк. Мәхәббәтнең дә матур мәхәббәте дип әйтергә кирәк. Шигырь белән җыр тексты бер-берсеннән нык аерыла. Җыр тексты музыкага якын булырга тиеш. Текст үзе көй сорап торса гына уңышлы буладыр.
    -Берәр җырның "язмышын", туу тарихын сөйләгез әле?
    -Заказ белән күбрәк эшләгәч, аларның барысында да кеше күңел халәте, уйлары, теләкләре, хыялы турындагы фикерләрне кертергә тырышам. Шулай бервакыт Лилия исемле хатынның үзенең тормышы турында сөйләгәннәрен тыңларга туры килде. Ялгыз бала үстерә. Башта еллар буе урын өстендә яткан әнисен тәрбияләп озаткан. Аннары озак та үтмәгән әтисен җирләгән. "Шундый авыр миңа, урманнарга кереп югаласым килә" дигән сүзләре бигрәк тә күңелгә тиде. "Ялгыз күңел" дигән җыр шушы вакыйгадан чыгып язылды. Аңа Ленар Салихов үзәккә үтә торган моңлы көй язып, үзе җырлый да. Һәрбер җырда да үзенчә кечкенә генә булса тарих һәм тирән тәрбияви мәгънә салынырга тиеш. Шулай булса гына ул озын гомерле җыр була.
    -Мәхәббәт турында язган кешенең йөрәгендә ярату яшидер ул. Нинди генә көчле хатын-кыз булмасын, аңа таянырга терәк, көчле иң кирәк диләр. Бу яктан Сезгә ничек? Күңелегезне кемгә бушата аласыз?
    -Мәхәббәт ул вакытларны белми торган якты хисләр, якты нур, яктылык, матурлыкка, киләчәккә өметләр. Һәм ул, бербөтен булып, минем җырларымда чагылыш таба. Уйларым- барысы да шигырьләремдә. Тормыш иптәшем минем күптән үлгән инде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Авыр чакта киңәшергә әти-әнием бар. Кыен чакта таянырга балаларым бар, Аллага шөкер.
    -Иҗат белән тамак туймый, диләр. Тормышыгызда ни белән шөгыльләнәсез?
    -Тумышым белән Чаллы авылыннан. Авылда әти-әнием яши. Алар икесе дә тыл хезмәтчәне, яшь чакларында комбайнда эшләгәннәр. Бик тырыш булганнар, хәзер яши торган йортны икәү генә салып кергәннәр.
    Һөнәрем буенча мин укытучы. Егерме ел буе Кама Тамагы районы Олы Кариле урта мәктәбендә башлангыч классларда белем бирдем. Уналты ел Буа районында мәктәптә эшләдем, Буа шәһәре кичке (сменалы) мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булдым.
    -Иҗади кешенең холкы тотрыксыз була, диләр? Сез ниндирәк кеше?
    -Холкым буенча мин тыныч кеше. Тавышлы урыннарны, әрләшергә яратмыйм. Әгәр дә мин хаклы булып та, миңа кыенлык тудыралар икән, андый кешеләр белән мин араны өзәргә тырышам.
    -Киләчәккә планнарыгыз нинди?
    -Киләчәккә планнар бик зурдан: җыр текстлары кергән китаплар чыгару. Үзем җырлап, киләчәктә сольный диск чыгару уе да бар. Шуңа да әзерлек эшләре алып барам. Концерттан соң миңа килеп: "Сезгә күбрәк җырлар җырларга кирәк",-диючеләр бик күп. Кешеләргә кирәк булуыма, аларны шатландыра алуыма мин бик тә шат. Мине кабул иткән тамашачыга мин бик тә рәхмәтле. "Энҗе чәчсәң, энҗе җыярсың" дигән матур сүзләр бар. Ә бит энҗе- бик вак нәрсә. Ул дистәләрчә елларны, алай гына да түгел, бар гомереңне дә үз эченә алырга мөмкин. Тик энҗеләрне чәчәргә кирәктер ул...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: