Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Алмаланып тулган сентябрь бу!

Ак шәлләре иңдә, йөздә менә Сабыр гына тыйнак елмаю. Алмаланып тулган сентябрь бу. Гомеркәйнең Майлардан да ямьле бер ае!

Ак шәлләрдән нәзек көмеш тоҗым,

Зөбәрҗәтләр кебек яшь уҗым.

Дөньяларда әби чуагы!

Әбиләрдәй җылы куенлы ул –

Көз мәленең рәхәт бу чагы.

 

Дөньялыкта хак-хәләлен үтәп,

Кышка керү якты йөз белән,

Алмаларны җыеп бер куану,

Тынычлану аннан көз белән –

Менә шушы инде олы хикмәт,

Табигатьнең сере без белгән!

 

Асия ЮНЫСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев