Өер эчендә
Мөгаен, бу фотография поляр бүреләр төркеменең нәкъ үзәгендә булу — чын-чынлап сюрреалистик тәҗрибә дигән тойгыны аз гына булса да чагылдырадыр..
Эшель Амит.
2024 елның апреле. Элсмир утравының ерак, чиксез киңлекләрендә озак көннәр буе эзләгәннән соң, алар ап-ак бушлыктан чыккан өрәкләрдәй кинәт пәйда булды. Мин, киң почмаклы объектив белән коралланып, боз өстендә тын гына көтеп яттым: бүреләр якынрак килер дип өметләндем. Аларны күңелемдә ничек күз алдына китергән булсам, нәкъ шулай итеп төшерергә теләдем.
Һәм алар килде. Сак кына, әкрен генә, тумыштан килгән кызыксыну белән — мине якыннанрак карап чыгыш кына өчен. Шушы сихри мизгелләрдә мин элек беркайчан да тоймаган табигать белән бәйләнешне тойдым. Кайчак алар шулкадәр якын иде ки, хәтта сулышларын да сизә идем — һәм шул ук вакытта бер мизгелгә дә куркыныч хисе кичермәдем. Алар мине табыш итеп кабул итмәде, бары тик минем барлыгым белән кызыксындылар гына.
Мин киң почмаклы объектив кулланып, тирәнлек хисен җиткерергә, өер белән бербөтен булып кушылырга, аның тарафыннан кабул ителергә теләдем — чынбарлыкта ничек булган булса, нәкъ шулай.
Әгәр бу ничек мөмкин дип гаҗәпләнсәгез — җавабы гади. Бик аз санлы бәхетлеләргә генә Элсмир утравының төньяк өлешләрендә ак бүреләрне күзәтү насыйп булган, һәм алар белә: бу хайваннар гаҗәеп уенчак һәм кешедән бөтенләй курыкмаска мөмкин.
Куалану һәм ау белән очрашкан кардәшләреннән аермалы буларак, ак бүреләр кешеләр тарафыннан дошманлыкны беркайчан да белмәгән. Аларның кырыс һәм изоляцияләнгән яшәү мохите аларны безгә карата курку һәм агрессиядән саклап калган.
Бу матур хайваннар гасырлар буе курку һәм әкиятләр белән тукланып килгән мифларны кире кага — бүреләр һич тә үзләренә тагылган яман абруйга лаек түгел. Аларны кыргый табигатьтә күрү мөмкин түгел диярлек: алар Канада Арктикасының төньяк өлешендәге берничә ерак утрауда һәм, ихтимал, Төньяк Гренландиядә генә яши. Бәяләүләр буенча, Элсмир утравында нибары якынча 200ләп бүре яши. Бу — дөньяда зурлыгы буенча унынчы утрау, мәйданы ягыннан Бөекбританиядән бераз гына кечерәк.
Минем өчен алар белән очрашу бик кадерле, серле бер вакыйга булды. Бу — Җир шарындагы чын-чынлап кыргый булып калган сирәк урыннарның берсендә табигать белән саф, пычранмаган бәйләнеш иде. Һәм мондый урыннарны сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев