Ут беркемне дә кызганмый
Шимбә иртәсендә ПСЧ-116 ның элемтә пунктына «Глонасс- 12» системасы аша Красновидово авылының Яңа урамында йорт яну турында хәбәр килә.
Янгын торак йортны һәм йорт яны корылмаларын юкка чыгарган, ялкынны күрүгә үк аны сүндерергә омтылган йорт хуҗасы зыян күргән, хуҗалыктагы барлык терлекләр – 13 баш кәҗә һәм ике дистә тавык янып үлгән.
Икенче янгын
Без Красновидовога барып, зыян күргән Буйровлар гаиләсе белән аралаштык.
Николай Васильевич бу вакытта үзәк район хастаханәсе стационарында дәвалана иде, ә хатыны Людмила һәм кызы Нина әлегә туганнарында яшиләр.
– Шимбә көнне иртәнге җидедә ирем терлекләргә азык бирергә сарайга чыгып китте, - дип сөйли Людмила Буйрова. - Анда ул утның бер кабынып, бер сүнеп эшләвенә һәм аннан соң бөтенләй сүнүенә игътибар иткән. Николай шунда ук өйгә кереп, верандада электр чыбыгы януын күргән.
2006 елда Буйровлар гаиләсендә инде бер тапкыр янгын чыккан. Алар әйткәнчә, ул вакытта да моның сәбәбе төзек булмаган электр үткәргеч булган. Янгыннан соң Буйровлар иминият акчасы алган һәм йортларын торгызганнар. Моннан тыш, беренчел янгын сүндерү чаралары алганнар – йортта порошоклы 4 янгын сүндергеч җайланма була.
Ялкынны күрүгә, Николай Буйров шунда ук янгын сүндергечне кулына ала һәм янгынны сүндерергә керешә. Соңрак аңа ярдәмгә хатыны һәм кызы чыга, алар утны су белән сүндерергә тырыша. Өч янгын сүндергеч кулланса да, Николай Буйров янгынны туктата алмый һәм гаиләсе белән тиз арада йорттан чыгып китәргә кирәклеген аңлый.
Янгын сүндергеч җайланма ярдәм итмәгән
– Ни өчен янгын сүндергечләр бу эшне башкарып чыга алмады? Әлеге сорау белән белгечләргә мөрәҗәгать иттек.
– Яше өлкән булу һәм сәламәтлеге буенча проблемалары ирнең гамәлләрен бик акрынайткан, - диде МОНД һәм кисәтү эшләре буенча өлкән инспектор Андрей Харитонов. - Моннан тыш, ул янгын чыккан бүлмәнең ишеген ачык калдырган. Кислород агымы януны көчәйткән, нәтиҗәдә ут электр чыбыгыннан янәшәдә эленеп торган киемгә күчкән. Кием синтетик материаллардан тегелгән, шуңа күрә аңа шунда ук ут капкан, аннан ут бинаның пластик тышлыгына күчкән. Болар барысы да хәлне тагын да катлауландырган һәм нәтиҗәдә кешеләр үзләре генә янгынны сүндерә алмаган.
– Кайвакытта янгынны сүндерүе бик авыр, - ди ПСЧ-116 җитәкчесе Дмитрий Бобров. – Һәрбер янгынны да янгын сүндергеч җайланма белән сүндереп булмый, әгәр ялкын аркылы борыска яки чормага үрләсә, бу утны янгын сүндергеч белән сүндерү мөмкин түгел.
Шулай ук янгын сүндергечләрне дөрес сакларга кирәк, алар җылы урында торырга тиеш, кояш нурлары төшәрлек булмасын. Мин моның өчен иң яхшысы ишек төбендәге кием элгеч дип саныйм. Анда караңгы да, җылы да, бу урыннан һәрвакыт өй эченә дә, өйдән тышка таба да хәрәкәт итәргә мөмкин. Чөнки янгын өйдә генә түгел, верандада, мунчада да чыгарга мөмкин.
Янгын сүндергечләрнең яраклылык вакыты турында да онытмаска кирәк, аларның максималь гамәлдә булу вакыты ун ел белән чикләнә.
Көткәндә вакыт әкрен уза
– Зыян күрүчеләр янгын сүндерү машинасы соң килде дип зарланды, Красновидовога барып җитү өчен күпме вакыт кирәк? – дип сорадым ПСЧ-116 дежурыннан.
– Беренче сигнал сәгать 7.53 тә килде, әмма мин аны теркәп куя алмадым, шалтыратучы кеше йортның януын хәбәр итсә дә, паникага бирелеп, адресны әйтмәде, - диде ПСЧ-116 дежуры Роман Арчаков. - 2 минуттан соң кабат шалтырату булды, бу юлы адрес әйтелде. Бер минуттан Кама Тамагыннан һәм Тәмтедән янгын сүндерү машиналары чыкты. Тәмте аерым посты сәгать 8.15 тә, ПСЧ-116 аерым посты 8.16 да килеп җитте. Моннан тыш, зыян күрүчеләр янгынны үзләре сүндергән һәм шунда ук ярдәм чакырмаганнар.
– Әгәр авылда янгын сүндерү посты булса, бәлки йортны саклап калу мөмкин булыр иде, - дип саный красновидоволылар. - Элек янгын депосы эшләде, аның үз машинасы булды, ул һәрвакыт эшкә әзер торды, дежурлар да бар иде. Ә хәзер Тәмтедән яки Кама Тамагыннан килгәннәрен көтәбез, ә вакыт уза.
Әмма янгын сүндерү посты булдыру өчен машина гына аз, җылы бина, кадрлар һәм аны тәэмин итеп тоту өчен чаралар кирәк.
Янгынның еш очрый торган сәбәпләренең берсе
– Янгынның сәбәбе – көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, - диде Андрей Харитонов. - Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, электр приборларыннан инструкция таләпләре буенча файдаланыгыз, изоляциясенә зыян килгән электр үткәргечләрне һәм кабельләрне кулланмагыз; төзек булмаган сүндергечләрдән, розеткалардан, патроннардан файдаланмагыз; кабынган электр приборларын контрольсез калдырмагыз, бер розеткага зур куәттәге берничә электр приборын тоташтырмагыз. Өйдән озак вакытка чыгып киткәндә, барлык электр җылыту һәм яктырту приборларының сүнгәнлеген тикшерергә кирәк.
Исегездә тотыгыз! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү үзегезнең, якыннарыгызның иминлеген һәм гомерен саклый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев