Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Янгыннан соң тормыш

Бер ай элек Кече Бортас авылында янгын чыкты.

Йортсыз калган гаилә социаль челтәрләр аша район һәм республика халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 

12 май көнне без Әхмәтҗановларга бардык. Әлегә гаилә вакытлыча авылдашлары Гөлнур Баһавиева биргән күрше йортта яши.

- Бу Баһавиевларның төп йорты, - диде Фәргать Әхмәтҗанов. - Абыйсы Наил Баһавиев үз йорты белән яши һәм бу йортны карап тота, сеңлесе гаиләсе белән җәй көне генә кайта. Алар безгә җәйгә кадәр биредә яшәп торырга рөхсәт иттеләр, чөнки терлекләребез күп һәм өйдән ерак китә алмыйбыз.

- Янгынның сәбәбе нәрсәдә булып чыкты?

- Янгын сүндерүчеләр, кыска ялганыш, диделәр. Ул көнне иртән терлекләрне ашаттык та ял итәргә яттык. Иртәнге сәгать сигездә нәрсәдер чыртлаган тавыш ишетелде. Кухня ишеген ачсак, бүлмәне тулысынча ут камап алган. Без хәтта ишектән дә чыга алмадык, тәрәзәдән чыктык. Рәхмәт янгын сүндерүчеләргә: тиз арада килеп җиттеләр һәм янгынны сүндерделәр. Шуңа күрә йорт яны корылмалары һәм терлекләр зыян күрмәде. Иминият хезмәткәрләре зыянны бәяләгәннән соң, барысын да җыештырдык. Төп йортның нигезе генә калды. Сарайларның имин калуына сөендек, чөнки ике сыерыбыз һәм бозавыбыз бар.

 -Хәзер нишләячәксез?

- Без инде яшьләр түгел, яңа йорт төзи алмыйбыз. Кама Тамагыннан фатир сатып алырга булдык. Безнең белән кече улыбыз яши, ул Уразлинода «Август» ҖЧҖда эшли. Аңа да эшкә якынрак, безгә дә җиңелрәк булыр.

- Туган авылыгыздан китә алырсызмы? Гомер буе монда яшәгәнсез бит.

- Авыр булыр инде, әмма авылыбызда, сатып алып, биредә яшәр өчен туры килердәй йорт таба алмадык. Киләсе елда, көчебез җитсә, җәй көне яшәр һәм бакча үстерер өчен, торак йорт төзергә телибез. Казанда яшәүче туганнарымның да авылга кайтып йөриселәре килә, әмма хәзер кайтыр урын юк, алар да җәйге төзелештә ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт әйтәсебез килә. Кирәк-ярак, киемнәр, азык-төлек китерделәр, акча күчерделәр. Күпләр битараф калмады, барысына да зур рәхмәт. Туган авылыбыздан китүе бик авыр, ләкин бу, мөгаен, иң дөрес карар булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев