Волжские зори

Камско-Устьинский район

Рус Тат
Безопасность

Cыйфатлы яңа дәрәҗәдә

Узган җомгада "Ак барс - холдинг" линиясе буенча "2013 елда ит терлекчелеген үстерүдә һәм терлек азыгы әзерләүдә көнүзәк мәсьәләләр" темасы буенча республика семинары үткәрелде. Аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, җитәкчеләр, баш инженерлар, зоотехниклар, мал табиблары һәм "Ак барс - холдинг"ына кергән башка агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре чакырылган иде....

Узган җомгада "Ак барс - холдинг" линиясе буенча "2013 елда ит терлекчелеген үстерүдә һәм терлек азыгы әзерләүдә көнүзәк мәсьәләләр" темасы буенча республика семинары үткәрелде. Аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, җитәкчеләр, баш инженерлар, зоотехниклар, мал табиблары һәм "Ак барс - холдинг"ына кергән башка агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре чакырылган иде.
Семинар эшендә "Ак барс - холдинг компаниясе"ААҖ генераль директоры Иван Егоров, АПК линиясе буенча аның урынбасары Николай Титов, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, холдинг структур бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләр катнашты. Аннан соң аларга Премьер - министр, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов һәм кайбер җаваплы затлар кушылды.
Семинар Югары Ослан районының Мәйдан авылында башланды, аннан соң катнашучылар Осинникига килде. Биредә ит терлекчелеген үстерү өчен алшартлар турында Николай Титов чыгыш ясады. Шулай ук имә торган бозауларны көтүгә чыгару, аларны концентратлашкан азык белән тәэмин итү, ике турлы бозаулатуда технологик операцияләрне үтәү мәсьәләсе тикшерелде. Катнаш һәм кара-чуар бозаулар арасындагы аерма күрсәтелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә дә Красновидоводагы кебек "электр көтүче" файдаланыла, бу малларны борчымаска мөмкинлек бирә. "Кешелек факторын тулысынча бетерергә кирәк",-диде Николай Леонидович.
Осинникида ит терлеге катнаш. Шароле, Абердина - Ангус, Герефорд бозаулары бар. Шул ук вакытта чираттагы бозаулатудан соң нәкъ ит токымлы маллар саны арта бара.
Красновидовода семинарда катнашучылар фермада булдылар, Герефорд токымлы малларны җәйге лагерьларда асрау белән таныштылар, анда имезүдәге бозаулар, зур хайваннар, ит юнәлеше технологиясе буенча җитештерүче үгезләр бар иде. Күптән түгел генә антисанитария хөкем сөргән терлекчелек бинасында бер метрлы диярлек тирес өелгән иде. Хәзер тулы тәртип булдырылган, чиста аслык җәелгән, яфрак азык һәм шифалы үләннәр бәйләп эленгән. Аңлатма биреп киттеләр, яфрак азык Герефордлар өчен түгел, бозауларга, ә шифалы үләннәре маллар өчен дарулар алуны экономияләргә мөмкинлек бирә. Аннан соң семинарда катнашучылар терлек азыгы әзерләүгә чыгачак барлык техника куелган мәйданчыкка тукталды. Катнашучылар алдында алга куелган бурычлар белән Иван Михайлович чыгыш ясады. Марат Готыф улы республикадагы хәлләр белән таныштырды. Ул терлекчелек тармагын алып бару һәм терлек азыгы әзерләү технологиясе буенча практик киңәшләр бирде. Семинар яхшы әзерләнгән, файдалы булды, холдинг һәм башка структура белгечләре эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча чыгыш ясады.
Рәсемдә: семинар вакытында.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев