Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәрбиләр хөрмәтенә турнир узды

Спортчылар махсус операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм фондына 30 мең сумнан артык акча күчергәннәр.

ВС, ФСБ, МВД ветераннарына, хәрби локаль гамәлләрдә катнашучыларга, шулай ук хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларга һәм волейбол ветераннарына багышланган волейбол турнирында тугыз команда катнашты.

Турнирны район сугыш һәм хезмәт ветераннары (пенсионерлар) советы һәм Владимир Сороковнин һәм Александр Мещанов катнашындагы запастагы офицерлар төркеме оештырды. Аларга полиция ветераннар советы рәисе Марс Данилов кушылды.

- Башта без турнирны якташларыбызга теләктәшлек белдереп кенә уздырырга теләгән идек, - диде ветераннар советы рәисе Виталий Юманов.

- Традиция буенча спортчылар турнирларга призлар фонды җыя. Без спортчыларга аны махсус операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм фондына тапшырырга киңәш иттек. Бу тәкъдимне барысы да кабул итте. Акциядә хатын-кызлар командалары да катнашты. Спортчылар моның белән генә чикләнмәде, ярдәм фондына тапшыру өчен өстәмә рәвештә акча җыйдылар. Район спорт төркеменең әлеге тәкъдимне кабул итүенә без бик шат.

Турнир командаларның тантаналы тезелүеннән, Россия һәм Татарстан гимннары белән башланды. Волейболчыларны хәрби кием кигән запастагы полковник Владимир Сороковнин сәламләде.

- Без җиңүчеләр һәм призерлар өчен кубок һәм: «Намус һәм Дан» дип язылган медальләр әзерләдек, - диде Владимир Павлович. – Турнир – спортчылар өчен дә, запастагы хәрбиләр өчен дә мөһим вакыйга.

Аннары спортчыларны турнир ачылышы белән район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин котлады. Ул яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен мондый акцияләрнең мөһимлеген ассызыклады.

Яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов Владимир Сороковнинга районда спортны үстерүгә ярдәм иткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Тугыз команда ике төркемгә бүленде, төркемнәрнең берсе ярымфиналга чыгу өчен Кама Тамагы урта мәктәбендә, икенчесе кадет мәктәбендә көч сынашты.

Ир-ат командалары спортчылары – «Футболчылар» (Кама Тамагы), «Торпедо» (Сөйки), «Факел» (Олы Карамал), «Идел-Кама» (Кама Тамагы), «Рудник» (Тенеш), «Кариле» (Олы Кариле), «Легион» (җыелма команда), «Импульс» (җыелма) «Атлант» (Затон) әйләнә система буенча ике мәйданчыкта уйнадылар. Финал Кама Тамагы мәктәбенең спорт залында узды.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Факел» командасы лаек булды, икенче урында – «Торпедо», өченче урында – «Импульс».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев