Үзебезнекеләрне танып бел
Татар дөньясында күренекле спортчылар бик ишле. Бигрәк тә милли көрәш, самбо һәм башка төрләрдә зур җиңүләр яуланды. Кама Тамагы районындагы татар көрәшендә дан казанган көрәшчеләр Әүхәт, Ильяс һәм башкалар бар.
Менә бокс буенча үрләр яулаган бер шәхесебезне район халкы белеп бетерми. Әлеге йодрык сугышы төрендә данлыклы милләттәшләребез болай да җитәрлек. Алар арасында иң күренеклеләрен искәртеп китү дөрес булыр. Россиянең профессиональләре арасында Рәсәй чемпионы (Карамалай) Мөхәммәт Алимов иң авыр үлчәмдә үткән гасыр башларында дан казана. 1980 елда Мәскәү Олимпиадасында да безнең командадан бердәнбер җиңүче Шамил Сабиров иде. Дөнья чемпионы Айрат Хамматов, халыкара спорт остасы Фаат Гатинны гына да искәртеп китү җитә.
Әтисе Келәнчедән, әнисе Балчыклыдан булган Марс Ибатуллинның балачагы, каникуллары әнисенең туган авылы Балчыклыда үтә. Печәнен дә чаба, утынын да вата, ни кушсалар барысын да башкарырга тырыша. Ә инде уку чоры башлангач, Казанда дәресләрдән соң М.Горький бакчасында урнашкан “Трудовые резервы”га тренировкаларга чаба. Әлеге команданың бик озак еллар капитаны да була. Советлар Союзы Үзәк Советының “Локомотив” буенча ярышында 1979 елны Татарстаннан бердәнбер боксер Марс беренчелекне яулый. Әлеге бәйге Юдино бистәсендә үтә. Шул көннән башлап, җиңү артыннан зур җиңүләр яулый ул. Мари Республикасының ачык чемпионатында беренче урын – 1981 ел, Татарстан чемпионы – 1981, В.С.Митрошкин турнирында I урын – 1981 ел. 1982 елда командалар беренчелегендә I урын, шул ук елны үсмерләр арасында Татарстан чемпионы. 1983 елны ДСО “Буревестник” оешмасының Россия беренчелегендә I урын, шул ук елны Мари Республикасының “Трудовые резервы” ВДСО советы бәйгесендә I урын. Әлеге елның 13 декабрендә Казан чемпионы һәм иң яхшы боксер буларак бәяләнә һәм әлеге 1983 елда кабат Татарстан җиңүчесе, Калининградта үткәрелгән ДСО “Буревестник” беренчелегендә I урын. 1987 елның 14 февралендә 63,5 килограммга хәтле авырлыкта Татарстан чемпионы, әлеге елның 19-22 декабрендә үткәрелгән ярышта кабат Татарстан чемпионы.1990 елны соңгы тапкыр Татарстан беренчелегендә катнашып, өч орышны да нокаут белән җиңеп кабат чемпион кала. Шуннан соң бияләйләрен чөйгә элә. Гаилә кора, яшәр өчен сәмәннәр кирәк. Аның дусты, рингтагы көндәше Айрат Хамматов профессиональ орышка күчсә, якташыбыз Марс Камил улы спорттан читтәге тормышны сайлый. Күренекле тренеры Валерий Иванович Белов: “Марс, күч минем янга Пензага, Татарстанда яшәп дөнья күләменә чыгарга бик кыен, мин синнән халыкара танылган боксер ясыйм!” – дип чакырса да, якташыбыз Татарстанга тугры кала. Ә Белов ел саен “Татарларымны сагындым!” дип Казанга шәкертләре янына кайтып йөри. Үләр алдыннан хатыны белән кызына: “Минем поминкаларымны Казанда, боксерларым белән үткәрегез!” – дия. Ике ел элек Поветкин, Лебедев кебек дөнья чемпионнары әзерләгән Валерий Иванович якты дөньядан китеп барды. Тик Марс Ибәтуллин күңелендә ул мәңге сакланачак. Үзенең Вәлиуллин, Капитонов, Тукмаков кебек тренерларына да мең рәхмәтле ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев