Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Утыз икенче волейбол сезоны тәмам

Октябрьдән апрельгә кадәр җиде турнир оештырылды, соңгысы 13 апрельдә Татарстан Республикасы ДОСААФ Тәтеш автомәктәбе кубогына Кама Тамагы урта мәктәбе базасында үтте.

– Волейбол турниры нәтиҗәләре буенча «Факел» командасы (Илнар Дәүләтшин – команда капитаны, уенчылар: Данияр Әскәров, Илназ Галимов, Нияз Галиханов, Инсаф Дәүләтшин, Кирилл Сафин) финалда «Торпедо» командасын җиңде, өченче урынны «Идел-Кама» командасы алды, - дип хәбәр итте газетага турнирларны оештыручы Рамил Дәүләтшин. - Быел турнирларда өч мәктәп командасы актив катнашты, алар волейбол ветераннарына лаеклы алмаш. Арада Кама Тамагы мәктәбе укучылары командасы аерылып тора, алар осталыклары буенча тәҗрибәле волейболчылардан калышмыйча, яхшы уен күрсәттеләр.

Спортчылар турнирның иганәчесе – ДОСААФның Тәтеш автомәктәбе җитәкчесе подполковник Александр Колсановка һәм автомәктәп хезмәткәре Иван Ильинга турнирны яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Призлы урыннарны алган командаларга кубок, медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бу турнирда утыз икенче волейбол сезонының җиңүчесе билгеләнде, ул – “Факел” командасы. Команда һәр турнирда ахырга кадәр көрәшә, берничә тапкыр җиңү яулады һәм, очколар җыеп, призерлар арасына керде. Бу – спортчыларның лаеклы җиңүе.

Шунысы күңелле – әлеге команда волейболчылары Инсаф Дәүләтшин, Данияр Әскәров шәһәргә күченсәләр дә, мавыгуларын ташламаганнар, алар Казан шәһәренең һәвәскәрләр волейбол лигасында уйныйлар.

– Волейбол сезоны өчен барлык волейболчыларга рәхмәт, бу искиткеч спорт бәйрәме булды, - дип билгеләп үтте Рамил Дәүләтшин.  - Сезон тәмамланса да, уеннар тәмамланмады. Май аенда тагын ике турнир узачак: район башлыгы Кубогына һәм районның иң өлкән волейболчыларының берсе хөрмәтенә юбилей турниры үтәчәк, әмма бу ярышлар турнир таблицасына керми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев