Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт, ихтыяр, чыдамлык һәм бердәмлек бәйрәме

«Август-Агро» спартакиадасының ахыргы көне 25 февральдә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды.

Спортчыларны муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов һәм филиалның генераль директоры Алексей Копанев сәламләде. Икесе дә уенчыларга уңышлар һәм иң көчле команданың җиңүен теләделәр.

Һәм янә мәйданчыкта биш филиалны, үзәк офисны һәм дилер үзәге данын яклаучы җиде команда очрашты.

Бу юлы волейбол уены гөрләде, ә җирәбә буенча «Идел-Кама» һәм «Август - Мөслим» командалары сайланды. Уен үзгәрүчән уңыш белән барды, ике очрашудан соң исәп 1:1 иде һәм спортчыларга өченче уенны уйнарга туры килде. Сүз уңаеннан, быел әзерлекле командалар катнашты, барлык очрашуларда диярлек өчәр уен булды.

Беренче уен безнең «Идел-Кама» командасының җиңүе белән тәмамланды.

Барлык уенчыларга да «Бу ярышлар сезгә нәрсә бирә?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

«Ярышлар безгә башка филиаллардагы хезмәттәшләребез белән якыннанрак танышырга ярдәм итә, эштә дә бу бик файдалы булыр дип уйлыйм. Формаль булмаган шартларда турыдан-туры аралашу корпоратив рухны ныгытуга ярдәм итә»,- дигән фикердә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Александр Карасев.

«Спорт ярышлары холдинг коллективын берләштерә дип саныйм. Кешеләр аралашырга, бер-берсе турында яхшырак белергә, уңышлары һәм проблемалары белән уртаклашырга, бергәләп чишелешләр эзләргә тиеш. Спорт бу очракта хезмәттәшләргә бер-берсен тизрәк аңларга ярдәм итә», – диде «Август-Кайбыч» ҖЧҖ генераль директоры Александр Иванов.

«Мин – җитештерү буенча белгеч, еш кына филиалларга чыгам, ә менә безнең IT-белгечләр компьютерда эшли һәм филиалларда эшләүче хезмәттәшләрен белми. Минемчә, мондый очрашулар, аеруча сезон арасында яраткан шөгыль өчен вакыт булганда, уңай нәтиҗәләр бирә. Бу – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Өстәвенә, шундый искиткеч урында – Кама Тамагында булдык, безгә барысы да ошады»,- дип үз фикере белән уртаклашты «Август-Агро» идарәче компаниясенең контроль һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шаплыко.

«Эштән тыш аралашу, спорт ярышлары булсынмы ул яки мәдәни чаралар булсынмы – бер-беребезне яхшырак белергә һәм киләчәктә эш буенча нәтиҗәлерәк мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә. Тулаем алганда, бу корпоратив рухны берләштерә»,- диде «Август-Теләче» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Айдар Габделганиев. 

Сүз уңаеннан, Лениногорск һәм Мөслим командалары Кама Тамагына алдагы көнне үк килгән. Иртән спортчыларга ярышларга керешеп китү җиңелрәк булсын өчен, алар кунакханәләрнең берсенә урнашканнар.

– Без сезнең поселокта беренче тапкыр. Кызганыч, аны күрмәдек әле, чөнки без килгәндә, бик соң иде инде, ә иртәнге 9.00 да ярышлар башланды. Дөресен әйткәндә, мондый поселок барлыгын белми идек, хәзер инде беләбез, монда булганыбыз бар, дип әйтә алачакбыз», - диделәр Лениногорск спортчылары.

Быел Кайбыч командасы бик яхшы әзерләнгән иде. Спортның ике төрендә алар беренче булдылар. Ләкин 25 февраль көнне мәйданчыкта билгесезлек хөкем итте. Командалар тигез уйнады һәм җиңүне бер-берсеннән тартып ала бардылар. Һәр таймның нәтиҗәсе ахыргы голга кадәр билгеле түгел иде, бу уенчыларны да, җанатарларны да киеренкелектә тотты. Ир-атлар командалары арасыннан финалга «Легион» (“Август-Лениногорск”) һәм «Яшь гвардия» (“Август-Кайбыч”) чыкты.

Йомгаклау уенында судья тугыз тапкыр «контроль туп» игълан итте. Финалга чыгучылар, көндәшләренә бирешергә теләмичә, тугыз тапкыр көрәшкә керде. Ахыр чиктә, ир-атлар лигасында волейбол буенча турнирда Лениногорскиның «Легион» командасы җиңүче булды.

Безнең ир-атлар волейбол командасы, ярымфиналда кайбычлыларга оттырып, финалга чыга алмады, шуңа күрә кызлар үзләрендә җаваплылык тойды. Волейбол хатын-кызлар арасында популяр спорт төре булып чыкты. Нәтиҗәдә дүрт хатын-кыз командасы игълан ителде.

«Идел-Кама» беренче уенын «Легион» белән уйнады һәм ике партиядә дә җиңде. Икенчесендә кайбычлылар белән очрашты. Бу матч овертаймда Кама Тамагы файдасына 2:1 исәбе һәм ике очко аерма белән тәмамланды.

«Егетләрнең җиңелүе кызганыч, шулай да алар белән горурланабыз. Без җиңәчәкбез,-дип белдерде финал алдыннан Кама Тамагы командасы капитаны Алия Әсәтуллина һәм сүзендә торды.

Өч ай дәвамында тырышып күнекмәләр уздыру нәтиҗәсендә безнең команда җиңү яулады. Исегезгә төшерәбез, «Идел-Кама» хатын-кызлар командасы спортның барлык өч төрендә дә җиңү яулады. Кызлар бик нык тырышты, команда әзерлекле һәм күнекмәләр ясаганнары күренеп тора.

«Барлык командаларның да спортчылары бер дигән уен дәрәҗәсен күрсәтте. Безнең августлылар яхшы уйнады. Ярышларны оештыру өчен җаваплы булу да тәэсир иткәндер, бу спортчыларга һәрвакыт йогынты ясый», - диде ярышларның баш хөкемдары Владимир Комаров.

«Мин профессиональ тренер җитәкчелегендә әзерләнергә кирәк дип саныйм. Спортчыларыбызны киләсе спартакиадага әзерләргә ярдәм итә алам», - диде спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Алексей Гончаров.

Бернигә дә карамастан, бу чара «Август-Агро» хезмәт коллективларының спорт, ихтыяр, чыдамлык һәм бердәмлек бәйрәме булды! Ул җанатарларга һәм спортчыларга ләззәт бирде, көндәлек мәшәкатьләрдән аерып торды, яхшы кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев