Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сезонның беренче турниры

Кама Тамагы һәм кадет мәктәпләре базасында «Импульс» командасы кубогына ир-атлар командалары арасында 32 нче волейбол сезоны ачылды.

Ярышларда 6 команда: “Импульс”, “Факел”, “Торпедо”, “Идел-Кама”, “Олы Кариле мәктәбе”, «Затон мәктәбе» командалары катнашты.

Волейбол турниры нәтиҗәләре буенча “Факел” командасы финалда “Торпедо”ны җиңде, өченче урынны Олы Кариле волейболчылары алды. 

Быел турнирларда ике мәктәп командасы катнаша, егетләр тырыша, җиңәргә теләк бар – бу бик сөендерә. Әлеге мәктәп командалары арасында Олы Кариле мәктәбе укучылары командасы аерылып тора, алар яхшы уен күрсәтте. Даими күнекмәләр, спортка карата җаваплы мөнәсәбәт яхшы нәтиҗә бирде.

Бу сезонда 14 волейбол турниры, шул исәптән урам волейболы үткәрү планлаштырыла.

– Әлеге искиткеч спорт бәйрәме өчен турнирны оештыручыга һәм иганәчегә, «Импульс» командасына һәм шәхсән команда капитаны Андрей Тураевка аерым рәхмәт. «Импульс» – районыбызның иң көчле волейбол командаларының берсе. Команда спортчылары Казан шәһәренең һәвәскәрләр волейбол лигасында да уйный, шул ук вакытта алар командасы лига лидерларының берсе, - диде Рамил Дәүләтшин. - Призлы урыннарны яулаган командаларга кубок, медальләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 25 ноябрьдә РСПО призына волейбол турниры узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев